Елның һәр мизгеле көтеп алына. Кыш айлары салкын һәм буранлы булуга карамастан, спорт сөючеләргә киң мөмкинлекләр ачыла. Мичән топ мәктәбендә дә спорт белән ел әйләнәсенә шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булдырылган. Алар залда волейбол, баскетбол һәм башка уеннар белән шогыльләнәләр, карлар явып көннәр салкынайткач чаңгы шуалар.Һәрвакыт спорт ярышлары үткәреп торалар.
15 январь конне Мичән топ мәктәбендә авыл советы призына хатын-кызлар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Уен киеренке рәвештэ барды. Ярышта укучылар, укытучылар һәм авыл җирлеге командасы катнашты.Укучылар командасы беренче, авыл җирлеге командасы икенче һәм укытучылар командасы өченче урыннарны яуладылар.
Яңа ел бәйрәме көннәрендә җирлекнең барлык учреждениеләрендә дә бәйрәм чаралары узды. Мәдәният йортларына әкиятләр, мәзәкләр, күңелле конкурслар яратучы өлкәннәр һәм балалар җыелган иде. Бәйрәм тамашаларында күңелле конкурслар үзешчән сәнгать номерлары белән үрелеп барды. Мичән авыл җирлеге башлыгы барлык мәдәният йортларында да бәйрәм белән котлады.