ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

 “Саба” ҖЧҖнең Мичән филиалында тырмаларны төзекләндерү эшенә керештеләр. Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар, Исламов Фирзәрләр тимерчелектә тырма тешләрен утта кыздырып очлау эшләрен башкаралар.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Яңа Мичән авылы мәчетен җылыту эшләре башкарыла. Бу эшне башкаручылар Салимов Рушан, Мухаметшин Азат. Алар эштән соң мәчеткә җылылык торбалары сузып, җылыту җайланмалары урнаштыралар. Авыл халкы исеменнән аларга рәхмәт җиткерәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яңа Мичән авылында шәхси эшмәкәр үзенең бригадасы белән Мәлик чишмәсен яңартып корырга алындылар. Эшне башлап йөрүче Галимуллин Рөстәм Газимуллович. Игелекле, изге эшләрендә уңышлар телибез.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Иске Мичән авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга ПМК 159 төзүчеләре тарафыннан монумент төзелә. Бугенге көндә монументның төп өлеше өелде, тирәсен чистарту эшләре башкарылды.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
ноябрь, 2024 ел
җомга

8 нче ноябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йортында шәҗәрә бәйрәме -  зур бәйге булып узды. Безнең мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, Мичән төп мәктәбе коллективы, пенсионер апаларыбыз, яшьләребез бу конкурста катнашып Яңа Мичән авылы Гайсә нәселен яклап нәтиҗәле чыгыш ясадылар. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Мичән авыл жирлегенә кергән Яңа Мичән авылы зыяратында көзге өмә үткәрелде. Авылның ир- атлары, кайткан кунаклар 6 ноябрь көнне авыл зыяратын җыештыру, ботакларны яндыру өчен өмәгә җыелды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Мичән авыл жирлеге Яңа Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасының керү өлешенә, “Яшен” оешмасы тарафыннан, асфальт калдыгы түшәлде. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

4 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында “Моң тулы күрекләре”дигән  гармунчылар белән концерт оештырылды. Анда авылыбызда яшәп, узлектән гармунда көйләр өйрәнеп, өздереп уйнаучы егетләребез катнашты. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мичән авыл җирлеге Иске Мичән авылында региональ юлларны яктырту эшләре төгәлләнде.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
октябрь, 2024 ел
җомга

25 нче октябрь көнне Мичән авыл җирлеге депутаты Гараев Айзат Әхмәтгали улы  Мичән төп мәктәбе укучылары белән очрашты. Ул 7-9 сыйныф, һәм 1-6 сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы буенча халык программасының "Үсеш икътисады" темасына дәрес үткәрде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International