ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2025 ел
шимбә

15 нче февраль көнне Мичән төп мәктәбендә “Парламент дәресләре” үтте. Дәрескә Саба район депутаты Гараев А.А. һәм Хадиев И.Г. чакырылды. Алар депутатлык эше белән таныштырдылар, укучыларны кызыксындырган сорауларына җаваплар бирделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
февраль, 2025 ел
җомга

“Саба” ҖЧҖнең Мичән филиалында чәчкечләрне язгы сабанга әзерли башладылар.  Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар чәчкечләрне төзекләндерү эшләрен башкаралар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14 февраль көнне Керәнне авыл клубында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 36 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу вакыйга уңаеннан Әфганстанда хезмәт итеп кайткан бертуган  Галимуллиннар чакырылган иде. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Бина эчен җылыту, матурлау максатыннан каркас кору, идән җәю эшләре башкарыла.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
февраль, 2025 ел
якшәмбе

Яңа Мичән авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап “Без дә солдатлар идек” дигән очрашу кичәсе оештырдылар. Очрашуга төрле елларда Армия сафларында хезмәт иткән солдатлар җыелды. Алар шул елларда җырлаган җырлар, истәлекләр белән уртаклаштылар. Махсус хәрби операциядәге егетләрнең тиз арада туган нигезләренә кайтуын теләделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
февраль, 2025 ел
шимбә

Мичән авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары-2025", "Татарстан чаңгы юллары-2025" дип аталган чаңгы ярышы оештырылды. Узышларда Мичән төп мәктәбе укучылары, укытучылары һәм җирлектәге башка бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Призлы урын алучыларга авыл җирлеге башлыгының грамоталары тапшырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

5 нче февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында  "Саба" ҖЧҖ "Мичән" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Шәймәрданов Рамиль Рафик улы һәм баш белгечләр 2024  елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, юбилиярларны котладылар, 2025 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
февраль, 2025 ел
сишәмбе

4 нче февраль көнне Килдебәк урта мәктәбендә Иштуган +Явлаштау, Симет+Мичән командалары 2025 елгы сезонда авыл җирлекләре  ирләр командалары (40+) арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

3 нче февраль көнне Мичән авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Иске Мичән авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда «ZOOM» программасы аша, дистанцион рәвештә катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа»  һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан, арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Бүгенге көндә  түбәне калай белән ябу эшләре башкарыла.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International