ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Яңа Мичән авылында шәхси эшмәкәр үзенең бригадасы белән Мәлик чишмәсен яңартып корырга алындылар. Эшне башлап йөрүче Галимуллин Рөстәм Газимуллович. Игелекле, изге эшләрендә уңышлар телибез. Бүгенге көндә чишмә корылып бетте, түбәсе калай белән ябылды. Калган матурлау эшләре җир кардан арынгач эшләргә планлаштырылды.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Иске Мичән авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга ПМК 159 төзүчеләре тарафыннан монумент төзелде. Бугенге көндә Мичән төп мәктәбе укучылары монумент каршына кар сыннары ясап, буяп куйдылар.  

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

22 нче декабрь көнне Мичән мәктәбе ачылуның 50 еллыгы билгеләп үтелде. Ерак араларны якын итеп, мәктәбебездә эшләгән хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар, чакырылган кунаклар җыйналды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 нче декабрь көнне, Гаилә елын йомгаклау уңаеннан,  ТНВ  каналы үткәргән онлайн телемарафонда районыбыздан яшь пар катнашты. Алар – Мичән җирлегеннән Сабирҗанов Ильмир Ирек улы һәм Гатауллина Миләүшә Мөҗип кызы. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Иске Мичән авыл халкы махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен маскировка челтәре үрүне дәвам итәләр. Монда авылның бар  кешесе диярлек үзенең көчен, вакытын кызганмый һәркөн эштән соң авыл клубына җыела. Ирләр сетка үрү өчен чимал әзерләсә, ә хатын кызлар шул чималдан алдавыч сетка үрәләр. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан, арендалау өчен торак йорт төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә йортның стеналары, фронтоны кирпечтән өелеп бетте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелә башлады. Бүгенге көндә кирпеч салу эшләре башкарыла

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

«Саба»ҖЧҖнең Мичән бригадасында фермадагы тирес, ашлау өчен басуларга чыгарыла башланды. Механизаторларыбыз бу эшләрне башкарып чыгу өчен көчләрен кызганмыйлар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

1 декабрь көнне Керәнне  авылы клубында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә “Нәсел җебе шәҗәрә” дип исемләнгән  шәҗәрә бәйрәме оештырылды. Керәнне авылында зур, күркәм, тату нәселләр шактый.Бүгенге бәйрәмгә Низаметдин бабай дәвамчылары җыелды. Низаметдинның 8 баласының оныклары, оныкларының балалары, оныкчыклары үз нәсел тамырларын барладылар, нәсел агачын төзеделәр, әби бабайларыннан калган истәлекләр, гаилә ядкәрләре белән уртаклаштылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Яңа Мичән авылы зыяратында өмә.

 

 

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International