ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 Керәнне авылы Залесная урамында гражданнарның үзара салым акчасына каты түшәлгән юл салу буенча эш алып барыла. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Иске Мичан авылында җәяүлеләр өчен тратуар төзү эшләре тәмамланды. Эшне "Спецдорстрой" ҖЧҖ  башкарып чыкты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Җәй бит ул чәчәкләре белән ямьле. Мичән төп белем бирү мәктәбе яны бакчасы елдагыча матур чәчәкләргә күмелеп утыра.Бу матурлыкны булдыру мәктәп укучылары, укытучылары һәм хезмәткәрләре көче белән башкарыла.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

"Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бүлекчәсе игенчеләре урып-җыю эшләренә керештеләр. Механизаторлар тритикале культурасын урып-җыю белән мәшгуль. Бүгенгесе көндә, игенчелек өчен бик унайлы булмаган шартларда, механизаторлар каршында булган уңышны югалтуларсыз һәм тиз арада җыйнап алу бурычы тора.

Авыл хезмәтчәннәренә уңай һава торышы һәм уңышлар телибез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Иске Мичән авылында җәяүлеләр өчен тратуар төзү буенча эш бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлегендә шәхси авыл хуҗалыгы техникларына техник карау уздырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлегендә әйләнә-тирә мохитне төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Яңа Мичән авылында халык ярдәме белән зират җыештырыла.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Яңа Мичән авылында  кибет каршындагы территорияне планлаштыру эшләре тәмамланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Барлык балалар да җәйне яраталар, чөнки бу елның иң якты һәм күңелле вакыты. Балалар өчен бу күптән көтелгән каникул вакыты, анда аларны җылылык, шатлык һәм уңай эмоцияләр көтә. Елның бу искиткеч вакытында «Менә  нинди, безнең җәй! “-дип исемләнгән  чара үткәрелде. Чара уен формасында узды. Программада табышмаклар, эстафеталар, конкурслар, җәй темасына викториналар кертелгән иде! Егетләр иң тиз, иң җитез һәм спортчаннары җыелдылар. Балалар җәйне ничек уздырулары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, җәй турында табышмакларны чиштеләр, «Безнең назлы җәйнең нинди төстә булуын әйт», «Әкият геройлары», «Сүзлек сөйлә» викториналарына җавап бирделәр. Чарада барысы да күтәренке кәеф һәм яхшы кәеф алдылар!!!

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 « Саба» ҖЧҖнең « Мичән» бүлекчәсендә берьеллык үләннәрдән сенаж салу төгәлләнеп килә. Эш сыйфатлы башкарыла, яхшылап таптатыла һәм тыгызландырыла.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International