Барлык балалар өчен иң көтелгән һәм иң күнелле бәйрәм-Халыкара балаларны яклау көне. 1 июньдә Иске Мичән мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Бөек могҗиза-балалар» дип исемләнгән бәйрәм булды. Бәйрәм асфальтка рәсемнәр ясау конкурсыннан башланды. Балалар рәхәтләнеп йортлар, туңдырма, чәчәкләр һәм, әлбәттә, кояшны , җәй һәм каникул символы итеп ясадылар. Соңыннан балалар "Гол кертү" уенын уйнадылар,сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр һәм «Дәвам итеп бетер»уенын уйнадылар. Чара ахырында рәсемнәр конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Ә балаларның елмаюлы йөзләре бәйрәмнең уңышлы булуына тагын бер дәлил булды.
Балаларны яклау көне уңаеннан Керәнне авылы клубында балалар өчен «Дөнья балачактан башлана»- дип исемләнгән конкурс-уен булып узды.
Мөдир балаларны бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлану белән котлады. Балалар уйнадылар, барлык конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм программасы "Йөзек салу", "Түбәтәй", "Зәлидә"кебек татар милли уеннарын да үз эченә алган иде.
Балалар барлык биремнәрне дә искиткеч итеп үтәделәр, үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле булды, программа тәмамлангач, барлык балалар бүләкләр белән бүләкләнделәр һәм торт белән чәй эчтеләр.
Яңа Мичән авылы Ленина урамында юлдагы чокырларны ремонтлау эше башкарылды.
Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш. Бу көннәрдә Мичән авыл җирлеге бюджет оешмаларында эшләүчеләр һәм укучылар 34 нарат агачы утыртты.
Мичән авыл җирлеге буенча Бөтенроссия “ Чиста Су” акциясенә кушылып Яңа Мичәннең яр буе тигезләү эшләре эшләнелде.
2023 елның 23 маенда Мичән төп белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Алда имтиханнар булса да, соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме. «Соңгы» сүзе бөтен кешедә дә билгеле бер ассоциацияләр тудыра. Бу-аерылышу, сагыш, изге теләкләр. Соңгы кыңгырау-искиткеч мәктәп чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары хәтерендә мәңгегә калырга тиеш.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге истәлекле көн белән «Саба районы ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы баш табибы Исмәгыйлев Илдус Шәрифулла улы , Мәгариф идарәсе Инженер-программисты Мусин Дилүс Бахрам улы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы һәм « Саба» ҖЧҖнең «Мичән» бүлеге вәкиле Габделхакова Гүзәл Габделхәлик кызы котладылар.
12 майда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерге заманның иң фаҗигале иҗтимагый-социаль проблемаларының берсе – терроризм, аның асылы, террор оешмасына ничек кермәскә һәм террорчыда тоткынлыкта булса, нинди гамәлләр башкарырга кирәклеге турында сөйләделәр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы һәм Саба муниципаль районынын мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы Мичән авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын котладылар.
Җиңу көне уңаеннан Мичән авыл җирлеге территориясендәге учрежденияләрнең бизәлеше.