1 декабрь көнне Керәнне авылы клубында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә “Нәсел җебе шәҗәрә” дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәме оештырылды. Керәнне авылында зур, күркәм, тату нәселләр шактый.Бүгенге бәйрәмгә Низаметдин бабай дәвамчылары җыелды. Низаметдинның 8 баласының оныклары, оныкларының балалары, оныкчыклары үз нәсел тамырларын барладылар, нәсел агачын төзеделәр, әби бабайларыннан калган истәлекләр, гаилә ядкәрләре белән уртаклаштылар.
Яңа Мичән авыл клубында, авыл китапханәсе белән берлектә, Әниләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмне, котлау сүзләре белән, авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. ачып җибәрде. Бәйрәмгә Яңа Мичән авылында яшәп балалар үстерүче әниләр җыелды. Алар бала үстергәндәге авыр, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр, истәлекләр белән уртаклаштылар. Әниләр хөрмәтенә Шәмәрдән җирлегеннән килгән үзечәннәр чыгышы да уңышлы булды. Соңыннан чәй өстәле артында халык җырлары җырланды.
“Саба” ҖЧҖнең Мичән филиалында тырмаларны төзекләндерү эшенә керештеләр. Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар, Исламов Фирзәрләр тимерчелектә тырма тешләрен утта кыздырып очлау эшләрен башкаралар.
Яңа Мичән авылы мәчетен җылыту эшләре башкарыла. Бу эшне башкаручылар Салимов Рушан, Мухаметшин Азат. Алар эштән соң мәчеткә җылылык торбалары сузып, җылыту җайланмалары урнаштыралар. Авыл халкы исеменнән аларга рәхмәт җиткерәбез.
Яңа Мичән авылында шәхси эшмәкәр үзенең бригадасы белән Мәлик чишмәсен яңартып корырга алындылар. Эшне башлап йөрүче Галимуллин Рөстәм Газимуллович. Игелекле, изге эшләрендә уңышлар телибез.
Иске Мичән авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга ПМК 159 төзүчеләре тарафыннан монумент төзелә. Бугенге көндә монументның төп өлеше өелде, тирәсен чистарту эшләре башкарылды.
8 нче ноябрь көнне Явлаштау авылы мәдәният йортында шәҗәрә бәйрәме - зур бәйге булып узды. Безнең мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, Мичән төп мәктәбе коллективы, пенсионер апаларыбыз, яшьләребез бу конкурста катнашып Яңа Мичән авылы Гайсә нәселен яклап нәтиҗәле чыгыш ясадылар.
Мичән авыл жирлегенә кергән Яңа Мичән авылы зыяратында көзге өмә үткәрелде. Авылның ир- атлары, кайткан кунаклар 6 ноябрь көнне авыл зыяратын җыештыру, ботакларны яндыру өчен өмәгә җыелды.