ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Яңа Мичән авылында яңа кибет төзелеше дәвам итә

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән төп белем бирү мәктәбе укучылары “ Милли йолалар - күңел бизәге"  исемендәге милли йолалар күрсәтү чарасы үткәрде. Һәр сыйныф үзенә татар халкында саклана торган йолалар: 1 сыйныфлар - "Яңгыр чакыру"; 2 сыйныф - " Карга боткасы"; 3 сыйныф - "Йомырка җыю"; 4 сыйныф - " Кич утыру"; 5 сыйныф - "Сабантуйга бирнә җыю"; 6 сыйныф - "Балага исем кушу"; 7 сыйныф - " Кыз сорау"; 8 сыйныф - "Аулак өй"; 9 сыйныф- "Солдатка егет озату" күренешләрен бик оста итеп башкардылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән төп белем бирү мәктәбендә узган Ажаган уены. Укучылар 2 командага буленеп, төрле уеннарда көч сынаштылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Татар көрәше буенча район турнирында Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ашаров Рүзәл Радик улы 2 нче урынны алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Керәнне авыл клубында 8 Мартка багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Мичән  авыл җирлеге башлыгы Айзат Әхмәтгали улы барлык гүзәл затларны язгы бәйрәм белән җылы котлады һәм җыр бүләк итте.  

Гүзәл затлар өчен әзерләнгән программаның беренче өлешендә биш әни кызлары белән ярышты. Әниләр һәм кызлар үзләренең җитезлеген, тапкырлыгын, тырышлыгын, сәнгать сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә барлык кунаклар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар һәм күп бүләкләр алдылар. Чара чәй эчү белән дәвам итте. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр дәртле биюләр, матур җырлар тукталмады. Бу көнне хатын-кызларыбызга җылы, назлы теләкләр яңгырады. Бәйрәмне оештыручыларга бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 март көнне Керәнне клуб мөдире уллары Илмир махсус хәрби операция сафларында хезмәт итүче Гимадиевлар гаиләсендә булды. Фәнүзә Гыймадиеваны 8 Март белән котлады, аңа бүләк тапшырды, улының сәламәтлеген һәм туган якларына тизрәк кайтуын теләде.

Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның әти-әниләре һәм туганнары көн саен өмет белән капланган. Алар яраткан улларыннан, ирләреннән, әтиләреннән яхшы хәбәрләр,  шалтыратулар көтәләр, өйләренә тизрәк кайтуларын чын күңелдән телиләр. Россиялеләрнең тынычлыгын саклаучы чын ир-атларны тәрбияләгән бу гаиләләр өчен тирә-юньдәгеләрнең җылы сүзләре, игътибары һәм аңлаулары бик мөһим.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Яңа Мичән авылында яңа кибет төзелеше дәвам итә

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Иске Мичән авылында фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшлэре дәвам итә

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Мичән төп белем бирү мәктәбендә  мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре белән  очрашу булды. Бүгенгесе көндә авыл җирлегеннән 6 егетебез  бар элеге мобилизациялэнучелэр арасында. Очрашуда әниләре уллары белән горурланып, аларның кайда хезмәт итүләрен , илебезне төрле шәһәрдә саклаулары хакында таныштырдылар. Тырыш булырга, физик тәрбия белән шөгыльләнергә кирәклеген искәрттеләр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

11 февральдә Керәнне авыл клубында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган «Солдат сугышны сайламый» дигән патриотик кичә узды. Чараның мәртәбәле кунагы сугышчы-интернационалист Айдар Галимуллин иде. Ул Әфганстанда булу һәм интернациональ бурычны үтәү вакытлары турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Авылдашлар сугыш сынавын үткән егетнең чыгышын зур хөрмәт белән тыңладылар. Программада сугышта булган вакыйгалар, сугышчыларга багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, ә кызлар биюләр биеделәр. Айдар Галимуллин кызы белән мобилизацияләнгән егетләр хөрмәтенә җыр башкардылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International