ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Быел Сталинград сугышы тәмамлануга 80 ел тула, ул Бөек Ватан сугышында  борылыш ноктасына әверелә һәм бөтен дөньяга какшамас рух көчен, совет гаскәрләренең батырлыгын һәм каһарманлыгын күрсәтә.

Иске Мичән мәдәният йорты эшчеләре Сталинград сугышында  җиңүнең 80 еллыгына багышлап  « Сталинград өчен көрәш»  дип исемләнгән хәрби-патриотик сәгать уздырдылар. Чара барышында балаларга Сталинград өчен көрәш, совет солдатларының батырлыгы , команда составы, гади солдатларның, шәфкать туташларының һәм хәтта балаларның  каһарманлыгы турында сөйләнде. Балалар шул бөек сугышның тарихи һәйкәлләре : Мамай курганы, Павлов йорты белән таныштылар, Сталинград сугышы турында тарихи фильм карадылар.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Иске Мичән авылында фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшлэре дәвам итә

Тэги: Мичән авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

Яңа Мичән авылында яңа кибет төзелеше дәвам итә

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10 февраль көнне Мичән авыл җирлеге дә "Россия чаңгы юллары-2023" һәм "Татарстан чаңгы юллары-2023" массакүләм чаңгы марафонына кушылды. Ярышта балалар бакчасына йөрүче балалар, укучылар, җирлектәге бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләр катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 10  февралендә Иске Мичән авылы мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖнең Мичән бүлекчәсенең отчет җыелышы булды. Җыелышта Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәсәншин Г.Ш. катнашты. Җыелышта хуҗалыкның баш агрономы, баш инженер, икътисадчы, белгечләр хисап тотты. Җыелышның икенче өлешендә хезмәткәрләр акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

6 февраль көнне Яңа Мичән авылында тантаналы рәвештә Саба үзәк район хастаханәсенең "Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Ачылу тантанасында Саба районы Башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, «Саба РҮХ» ДАССУ баш табибы Юсупов Марат Рафаэль улы, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгәли улы, шулай ук авыл халкы һәм кунаклар катнашты.

Яңа бина тулысынча заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Диспансеризация, медицина тикшерүләре, барлык кирәкле процедуралар үткәрергә мөмкинлек бирә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

6 февраль көнне  Мичән авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1. Мичән авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2022 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм  2023 елга планнары.

2. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы.

3.  Курса урман участогы вәкиле Гилазов Ф.Т урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрү буенча чыгышы.

4. Участок вәкаләтлесе Р.Ә. Садриевның  чыгышы.

 5. Мичән  авыл җирлеге башлыгы  А.Ә.Гәрәевның 2022 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2023 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

6. 2022 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2023 елда гражданнарның тәкъдимнәрен һәм сорауларына җаваплар.

7. Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миңнехановның йомгаклау сүзе.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

2023 нче ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 20 нче гыйнвар көнне Яңа Мичән “Каенкай” балалар бакчасында китапханәче Сәйфетдинова Фирдәвес Ясәви кызы белән берлектә “Әбиемнең куңел сандыгы” дип аталган җанлы очрашу үткәрелде. Балалар халкыбызның үткәне,гореф гадәтләре,милли киемнәре,йолалары белән таныштылар. Милли бәйрәмнәребез белән танышу аша балаларыбызга татар халкының гомер гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булуын анлаттык.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Иске Мичән ФАПна  ЭКГ аппараты кайтты.  ЭКГ аппараты булу кешенең йөрәк эшчәнлеген тикшереп, вакытында табиб белән киңәшеп тиешле диагноз куярга һәм нәтиҗәле дәвалау  билгеләргә ярдәм итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба"җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бүлекчәсе паркында машинага кузов ясыйлар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International