ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

Гомәрова Мөсәвәрә үз акчасына Иске Мичән авылында чишмә будкасы ремонтлады. Барлык авыл халкы күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән топ белем бирү мәктәбендә ремонт эшләре бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23 июль көнне Яңа Мичән авылында авыл көне  үткәрелде. Бәйрәмдә  авыл халкы һәм шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүчеләр катнаштылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен халкыбызның спорт һәм милли уеннары, концерт үткәрелде.Бәйрәмгә килүчеләрне тәмле пылау белән сыйладылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16 июль көнне Керәнне авылында авыл көне  бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә  авыл халкы һәм шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүчеләр катнаштылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен халкыбызның спорт һәм милли уеннары, концерт, биюләр үткәрелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Керәнне авылында гражданнарның үзара салым акчасы хисабына, җирле әһәмияттәге автомобиль юллары төзекләндерү эшләре бара. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Мичән авыл җирлегендә, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык" көне кысаларында  спорт ярышлары үткәрелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

22 июнь көнне иртәнге сәгать 4.00 тә Мичән авыл җирлегендә барлык бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашынды "Хәтер шәме" бөтенхалык акциясе үткәрелде.Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.Чарада Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., Мичән топ белем бирү мәктәбе директоры Закиров Д.Р.һәм Яңа Мичән авылында яшәүче Сафиуллин Р.И. чыгыш ясадылар. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабынды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Яңа Мичән авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулы куәтенә бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

12  июнь көнне  Мичән авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Мичән авыл җирлегенең  мәдәният хезмәткәрләре,  Сабаның  Үзэк мәйданында узган " Гармун сере" куңел ачу чарасында катнаштылар.  

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International