ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Мичән авыл җирлеге делегациясе УАЗ машинасы белән Байлар Сабасында узган Җиңү Парадында катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 нче май көнне Мичән төп мәктәбе каршында  батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янында “Җиңү көне”, дип исемләнгән митинг үтте. Катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә марш белән уздылар, кулларына бабаларының һәм бабаларының портретларын тотып, "Үлемсез полк"акциясендә катнаштылар. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., район вәкиле Рамазанов Э.Д., мәктәп директоры Закиров Д.Р., " "Саба" ҖЧҖ "Мичән"бүлекчәсе җитәкчесе Шайхуллин А.Н., сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары,  барлык тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм җитәкчеләр, «Хәйрия  бакчасы»нда агач  утырттылар.

 

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлеге бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм Мичән мәктәбе укучылары "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылдылар һәм агачлар утырттылар .

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлап Республика Президенты һәм район Башлыгы исеменнән бүләкләр бирелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
апрель, 2022 ел
җомга

23 апрель көнне Мичән авыл җирлегендә беренче язгы өмә булып узды. Өмәдә җирлек территориясендә урнашкан оешма хезмәткәрләре, Мичән төп мәктәбе укучылары катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
март, 2022 ел
җомга

2022 елның 10 март көнендә Яңа Мичән  авылында яшәүче Миннебаева Мөсәвәрә Төхвәтулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә., Мичән авыл җирлеге сәркатибе Мөбарәкова И.А., «Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Мичән» бүлекчәсенең баш хисапчысы Хәйруллина Р.Н. котладылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
февраль, 2022 ел
җомга

2 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында  "Саба" ҖЧҖ "Мичән" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Шайхуллин Айзат Наиль улы һәм баш белгечләр 2021  елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2022 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 февраль көнне  Мичән авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. :

 

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International