ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Керәнне авыл клубын төзү эшләре дәвам итә. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә традицион Сабантуй - 2021 булып узды. Бәйрәм балаларның туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көн буе сәүдә ярминкәсе эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Мөбарәков Айнур калды. Абсолют батырга традиция буенча тәкә бүләк ителде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23 июнь көнне иртәнге 4.00 сәгатьтә Хәтер митингы булып узды, анда Мичән авыл җирлегедәге бюджет    учреждениеләре эшчелэре һәм Мичән төп мәктәбе укучылары катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мичән авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе булды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Керәнне авыл клубын төзү эшләре дәвам итә. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Май бәйрәмнәре вакытында Мичән авыл җирлеге биләмәсендәге  зиратларда өмәләр үткәрелде. Авылларда яшәүчеләр дә,  авылларга кайткан  кунаклар да актив катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 май көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән электән килгән традицияләрне яңарту максатыннан "Йомырка жыю" бәйрәмен оештырдылар.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
апрель, 2021 ел
җомга

Керәнне авыл клубында төзү эшләре дәвам итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18 нче апрель  көнне Керәнне авылында яшәүче Камалиева Җиһанур Зиннәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә. һәм Мичән авыл җирлеге депутаты Хадиев И.Г. котлады. Бәйрәмгә шулай ук Керәнне авылы клубы мөдире Гафуров И.Н., юбилярның балалары, оныклары, туганнары җыелган иде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Мичән авыл җирлегенең барлык оешмаларында территорияләрне чистарту буенча өмә оештырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International