ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа Мичән авылы, Ленин урамы, 12 нче йорт адресы буенча урнашкан арендага бирү өчен төзелгән йорт файдалануга тапшырылды. Йорт барлык уңайлылыклар белән эшләнгән. Яңа йорт Яңа Мичән детсадында эшләүче Мубаракова Чулпан семьясына бирелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Иске Мичән авылында, 9 Май урамы, 24 нче йортта аренда йортын җылыту буенча ремонт эшләре башланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Яңа Мичән мәдәният йортында "Кич утыру" багышланган чара уткәрелде.

Татар халкының иң яраткан йолаларының берсе - "Кичке утыру". Борын-борыннан татар авылларында хатын-кызлар кичләрен бер түбә астына җыелып, кул эшләре белән шөгыльләннәләр: кызлар сөлгеләр, пәрдәлщр һәм сөеклесенә кулъяулыклар, ә өлкәнрәк хатын-кызлар яулыклар, оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. Шунда ук төрле уеннар оештырганнар, табышмакларга җавап биреп, җырлар җырлап һәм биеп утырганнар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

1 октябрь көнне ,Мичән авыл җирлеге биләмәсенә кергән бюджет оешмаларында өлкәннәр көненә багышланган   күңелле чаралар үтте. Бәйрәм чарасында авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә. өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады. Өлкәннәребез мәктәп укучыларының чыгышларын  яратып кабул иттеләр. Өлкәннәр  чәй табыны артында  матур концерт карап  ял итеп утырдылар, аннары үзләре дә җырлап - биеп күңел ачтылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

19 нчы сентябрь көнне Мичән авыл җирлеге Советы депутатларының беренче утырышы уздырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
сентябрь, 2020 ел
җомга

1 нче сентябрьдә Мичән төп мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Беренче сыйныфка 4 бала кабул ителде. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3 сентябрь көнне Мичән авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба районы Башкарма комитеты Җитәкчесе М.Р. Ишниязов,  Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Мичән  авыл җирлеге башлыгы  А.А.Гәрәев халык каршында 2015-2020 нчы елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020-2025 нчы елларда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

21 июнь киченнән 22 июнь иртәсенә таба, Мичән авыл җирлеге буенча “Хәтер шәме” акциясе үткәрелде.  Чарада катнашучылар шул дәһшәтле сугыштан кайтмаган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннан соң, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә, кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак, шәмнәр кабызылды. Сугыштан кайтмаган ватандашларыбыз алдында баш иябез. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
февраль, 2020 ел
шимбә

16 февраль көнне Мичән авыл җирлегенең Яңа Мичән авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, өлкән яшьтәге үзешчән артистлар белән берлектә " Үткәннәр сагындыра " дип исемләнгән ретро концерт оештырдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

7 февраль көнне Мичән авыл җирлегендә массакүләм "Россия чаңгы юллары-2020" чарасы узды. Чаңгы ярышында 170 кеше катнашты. Барлык яшь группаларында җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International