ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

6 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында  Саба ҖЧҖ  Мичән, Тимершык бүлекләренең 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча отчет җыелышы булып узды. Директор Шәйхуллин Айзат Наил улы һәм баш белгечләр 2019 елда үз эшләренә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2020 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Раис Нургали улы,Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнаштылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
февраль, 2020 ел
шимбә

27 гыйнварда Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә. ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Керәнне авыл клубында укучылар тыл һәм хезмәт ветераннары белән очраштылар. Тыл ветераны Шәйдуллина М. балаларга авыр,кырыс сугыш еллары турында сөйләде. Укучылар безнең хөрмәтле ветераннарыбызның сугыш хәрәкәтләре , тылдагы хатын-кызлар һәм балаларның хезмәте турындагы хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Кичә ахырында чәй эчү оештырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21  гыйнвар көнне Иске Мичән мәдәният  йортында, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, “ Яшьлегемә бер кайтыйм әле!” дип исемләнгән чара үткәрелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

30  гыйнвар көнне Мичән авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Минниханов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Мичән   авыл җирлеге башлыгы  А.Ә.Гәрәев,  халык каршында 2019 елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020 елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Шулай ук полиция вәкиле Р.Ә. Садриев, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче МР буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән тикшерүчесе А.Р.Галимуллин, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы М.М. Хуҗин , Россия Федерациясе Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе вәкиле Ф.Ш.Якупова ,ДКУ «Саба урманчылыгы» урман саклау инженеры чыгыш ясадылар.

Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Минниханов чыгышы белән йомгак ясалды.

Докладтан соң халыкны борчыган   сорауларга җавап алынды,киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Молодежь Мичанского сельского поселения принимает активное участие в районных спортивных соревнованиях.  В Чемпионате Сабинского муниципального района по мини- футболу сезона 2018-2019 гг от Мичанского сельского поселения участвует  команда “ Мичан”. 12 декабря встречались команды «Олыяз» и «Мичан», со счетом 1:5 выиграла команда «Мичан».

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Декабрь аена керү белән  инвалидлар декадасы башланып китте. Әлеге декада җәмгыяткә , мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игьтибар һәм һәрвакыт ярдәм итеп торырга кирәклеге хакында искәртеп тора.

 Инвалидлар декадасы кысаларында барлык бюджет учреждениеләрендә дә чаралар оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концертлары оештырдылар, алар авылда яшәүче  апа-абыйларның, әби-бабайларның өйләренә барып хәлләрен  белештеләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Шулай ук Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә күргәзмә оештырылды һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучылар шашка буенча район ярышларында катнаштылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

      Коррупция – җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Мәктәптә укучыларны әлеге проблемалардан саклау өчен профилактика чаралары ел дәвамында  алып барыла.

      Декабрь аенда, коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысаларында, планда каралган чаралар үткәрелде. Ибрагимова М.Г.  8 нче класста “Коррупцияне китереп чыгаручы сәбәпләр һәм шартлар” темасына ачык дәрес үткәрде. “STOP -Коррупция!” темасына флэш – моб үткәрелде.  Анда шул темага карата ясалган рәсемнәр күргәзмәсе куелды. Китапханәдә коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган  күргәзмә оештырылды.

    1-4 класста “Коррупция сүзен ничек аңлыйсыз?”, 5-7 класста “Коррупциянең таралуы һәм аның сәбәпләре”,  8-9 класста “ТР һәм РФ дә коррупциянең таралу масштабы” темаларына тәрбия дәресләре үткәрелде.  Класс җитәкчеләренә К.Ф. Әмиров, Д.К. Әмированың  “Коррупциягә каршы һәм хокукый тәрбия”, Л.Е. Кириллова, А.Е.  Кирилловның “Мәгариф өлкәсендә коррупциягә бәйле хокук бозуларны кисәтү”, Р.Р. Җамалетдинов һ.б ның “Укучыларда коррупциягә каршы культура тәрбияләү”  дигән методик кулланмалары ярдәмгә  килә. Шулай ук “Уңыш”  интерактив  дәресләре тәрбия сәгатьләрендә актив   кулланылды.

Саба районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегенең өлкән инспекторы Габдрахманов Р.В. һәм УУП Садриев Р. А. укучылар белән “Коррупция, экстремизм һәм терроризм, 2010 нчы елның 71 нче номерлы Законын үтәү»темасына әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
ноябрь, 2019 ел
шимбә

26 нчы ноябрь көнне, Керәнне авыл клубында, Әниләр көненә багышланган, “ Рәхмәт Сезгә, газиз Әнкәйләр!” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Иске Мичән авылында мастерской бинасын төзү эшләре дәвам итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында , китапханә белән берлектә, Әниләр көненә багышланган "Сез - әниләр , тормыш тоткасы"дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International