ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Декабрь аена керү белән  инвалидлар декадасы башланып китте. Әлеге декада җәмгыяткә , мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игьтибар һәм һәрвакыт ярдәм итеп торырга кирәклеге хакында искәртеп тора.

 Инвалидлар декадасы кысаларында барлык бюджет учреждениеләрендә дә чаралар оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концертлары оештырдылар, алар авылда яшәүче  апа-абыйларның, әби-бабайларның өйләренә барып хәлләрен  белештеләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Шулай ук Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә күргәзмә оештырылды һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучылар шашка буенча район ярышларында катнаштылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

      Коррупция – җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Мәктәптә укучыларны әлеге проблемалардан саклау өчен профилактика чаралары ел дәвамында  алып барыла.

      Декабрь аенда, коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысаларында, планда каралган чаралар үткәрелде. Ибрагимова М.Г.  8 нче класста “Коррупцияне китереп чыгаручы сәбәпләр һәм шартлар” темасына ачык дәрес үткәрде. “STOP -Коррупция!” темасына флэш – моб үткәрелде.  Анда шул темага карата ясалган рәсемнәр күргәзмәсе куелды. Китапханәдә коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган  күргәзмә оештырылды.

    1-4 класста “Коррупция сүзен ничек аңлыйсыз?”, 5-7 класста “Коррупциянең таралуы һәм аның сәбәпләре”,  8-9 класста “ТР һәм РФ дә коррупциянең таралу масштабы” темаларына тәрбия дәресләре үткәрелде.  Класс җитәкчеләренә К.Ф. Әмиров, Д.К. Әмированың  “Коррупциягә каршы һәм хокукый тәрбия”, Л.Е. Кириллова, А.Е.  Кирилловның “Мәгариф өлкәсендә коррупциягә бәйле хокук бозуларны кисәтү”, Р.Р. Җамалетдинов һ.б ның “Укучыларда коррупциягә каршы культура тәрбияләү”  дигән методик кулланмалары ярдәмгә  килә. Шулай ук “Уңыш”  интерактив  дәресләре тәрбия сәгатьләрендә актив   кулланылды.

Саба районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегенең өлкән инспекторы Габдрахманов Р.В. һәм УУП Садриев Р. А. укучылар белән “Коррупция, экстремизм һәм терроризм, 2010 нчы елның 71 нче номерлы Законын үтәү»темасына әңгәмә үткәрделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
ноябрь, 2019 ел
шимбә

26 нчы ноябрь көнне, Керәнне авыл клубында, Әниләр көненә багышланган, “ Рәхмәт Сезгә, газиз Әнкәйләр!” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Иске Мичән авылында мастерской бинасын төзү эшләре дәвам итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында , китапханә белән берлектә, Әниләр көненә багышланган "Сез - әниләр , тормыш тоткасы"дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23 нче ноябрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында «Әниләр көненә» багышланган бәйрәм концерты булып узды. Авыл үзешчәннәренең һәр чыгышы тамашачы алкышларына күмелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мичән авыл җирлеге Казан шәһәрендә узган чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яңа Мичән авылының Строительная урамында юлны ремонтлау эшләре башкарылды. Эшне "Рамазан"ҖЧҖ башкарды.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Яңа Мичән авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, авылдашлары өчен,  Казан шәхәренә экскурсия оештырдылар. "Пирамида"кунел ачу узэгенэ "Болгар" радиосы оештырган "Уткэннэр сагындыра"дигэн концерт карадылар. Апаларыбыз булган һәр җирдән бик кәнагать калдылар, яшьлек елларын искә алып, күңелләрендәге хәтирәләрен яңарттылар.  Алар бу экскурсияне уйлап табучыларга, оештыручыларга үзләренең  рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Яңа Мичән авылында Кооперативная урамы буенча юллардагы чокырларны ямау буенча эш башкарылды. Эшне "Рамазан"ҖЧҖ башкарды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International