ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

13 нчы июль көнне Иске Мичән авылында  “Авыл көне” үткәрелде. Бәйрәмне авылның мәдәният хезмәткәрләре, авыл яшьләре һәм авылның актив кешеләре бергәләп оештырдылар.  Бәйрәмгә килгән авыл халкынең һәм кунакларның күңеле шат иде. Бәйрәм төрледән-төрле бәйге һәм спорт уеннары, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәм авыл халкына һәм авылдан читтә тормыш итүче авылдашларга очрашып, хәл белешеп аралашу өчен менә дигән сәбәп булды. Бәйрәмгә килгән һәркем бәйрәмне оештыручыларга очрашу һәм аралашу өчен шундый мөмкинлек тудырган өчен рәхмәтле иде. Бәйрәмне оештырган һәм оештыруда ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6 нчы июль көнне Керәнне авылында  “Авыл көне” үткәрелде. Бәйрәмне авылның мәдәният хезмәткәре Ахунова Нурфия Миннулловна, авыл яшьләре һәм авылның актив кешеләре бергәләп оештырдылар.  Бәйрәмгә килгән авыл халкынең һәм кунакларның күңеле шат иде. Бәйрәм төрледән-төрле бәйге һәм спорт уеннары, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәм авыл халкына һәм авылдан читтә тормыш итүче авылдашларга очрашып, хәл белешеп аралашу өчен менә дигән сәбәп булды. Бәйрәмгә килгән һәркем бәйрәмне оештыручыларга очрашу һәм аралашу өчен шундый мөмкинлек тудырган өчен рәхмәтле иде. Бәйрәмне оештырган һәм оештыруда ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

8 нче июнь көнне Мичән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Ел саен зур тырышлык белән оештырылучы бу бәйрәмгә быел да халык бердәм булып килде, читтән кайтучы кунаклар да күп иде. Бәйрәм Мичән төп белем бирү мәктәбе укучылары катнашында хореографик күренеш белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы А.Ә.Гәрәев, район хакимияте вәкиле  Р.Г.Исмагилов тәбрикләү сүзләреннән соң, мәйданга авыл хуҗалыгы алдынгылары чакырылды. "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте "Мичән" бүлекчәсе" идарәчесе Р.Р.Шәймарданов армый-талмый хезмәт куючы игенче-механизаторлар, терлекчеләргә, белгечләргә һәм башка хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. 2019 нчы елгы “Чәчү батыры” Сәйфетдинов Ф.Я. тәкә дә кабул итеп алды. Мәдәният хезмәткәрләре кыр батырына күпереп пешкән икмәк алып чыкты.
2019 нчы елгы сабан туеның баш батыры, Иске Мичән авылыннан чыккан,хәзергесе вакытта Арча районында яшәүче егет, Мөбәрәкшин Р.Р. калды.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Календарьда июнь ае. Хәзер авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен азык әзерләүгә караганда да мөһимрәк бурыч юк. Иң беренче чиратта алар эре мөгезле терлекләр өчен күпьеллык үләннәрне чабудан печән һәм сенаж әзерлиләр. Һава торышы бик яхшы тора. "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бригадасында сенаж әзерләү эшләре тулы куәтенә бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

30 май көнне Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфларның чыгарылыш бәйрәме узды .

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26 май көнне Мичән авыл җирлегендә яшәүчеләр «Бердәм Россия " праймеризында актив катнаштылар»

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25 май көнне Яңа Мичән авылы мәчетендә Ифтар ашы булып узды. Бу чараны "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән"бүлекчәсе оештырды.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25 нче майда Мичән топ белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Тугызынчы сыйныфны 7 укучы тәмамлый.  “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә әти-әниләр, районнан килгән вәкилләр һәм авыл җирлегендә урнашкан оешма-предприятия җитәкчеләр дә катнашты. Бәйрәмгә килгән кунаклар укучыларны уку елы тәмамлану белән котладылар, чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләделәр.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

15 май көнне Керәнне авылы клубы мөдире гаилә көне уңаеннан,4 бала тәрбияләүче Офицеровлар гаиләсе белән очрашу үткәрде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International