Мичән авыл жирлегенә кергән, ООО Сабанын "Мичән" булекчэсендә мөгезле эре терлекләргә кышка азык әзерләү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә сенаж салу эшләре башкарыла. Һәркем үз вазыйфасында намус белән эшли.
Татавтодор бүлекчәсе Тимершык - Мичән арасындагы юлны төзекләндерү эшләрен башлап җибәрде. Ремонт эшләре башлану сәбәпле төп юл кырыеннан иенче юл салынды.
Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортына керү өлешендә КУИ бүлмәсе эшләнелде. Мәдәният йорты бик нык үзгәрде, матурланды, барлык уңайлыклары белән үзенең тамашачыларын көтә. Аны ремонтлауда өлешләре кергән һәр эшчегә, җитәкчеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм тантаналы ачылуын көтеп калабыз.
22 июнь - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм кайгы көне. Бу көнне «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе узды. Бу акция совет солдатларының, барлык ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү. Барыбызны да сугыш алып киткән ватандашларыбыз турында хәтер берләштерсен. Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган! Мичән төп мәктәбе директоры Шайхлисламов Б.Ф., укучылар, авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. яу кырларында Ватан өчен һәлак булган якташларыбызны искә алу өчен җыелдылар. Җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә, безнең тормышыбыз өчен гомерләрен биргән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, монумент алдына чәчәкләр салдылар.
8 нче июнь көнне Мичән авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү, өлкәннәр һәм балалар өчен милли һәм мавыктыргыч уеннар, авыл халкының концерты, көрәш, спорт уеннары (аркан тарту, гер спорты, әтәч тоту, еракка итек ату, утын кисү, олы капчыкта парлап ярышу, җәйге чаңгыда узышу, су ташу, чүлмәк вату, таяк тартышу, кул көрәше, капчык сугышы, волейбол), артистлар чыгышы булды.
7 июньдә "Сабантуй"спорт комплексында иң якты һәм күптән көтелгән халык бәйрәмнәренең берсе-Сабантуй узды. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштырган бу тантана традиция буенча меңләгән кунак һәм катнашучыларны җыйды.
Мичән авыл жирлеге, ООО Сабанын "Мичэн" булекчэсендэ язгы чәчү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә бәрәнге чәчү эшләре башкарыла. Механизатор Загидуллин Фаяз МТЗ-12 20 тракторы белән бәрәңге утыртырга җир әзерли. Механизатор Аглиев Тахир чәчү агрегаты белән, чәчүчеләр: Нургалиев Айдар, Байназаров Тәлгать узләренең эшләрен намус белән башкаралар.
Мичән авыл җирлегендә юрист Ахунов Рәшит Ильсур улы белән очрашу булды. Ул авыл халыкын борчыган шәхси сорауларга җавап бирде. Килеп чыккан вакыйгаларда үзеңне, гаиләңне яклау буенча юрист буларак киңәшләрен бирде. Кирәк булганда үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.
1-2 нче июньдә Мичән авылы җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылларында Сабантуена бирнә җыю йолалары башкарылды. Әлеге йолада клуб хезмәткәрләре, Мичән төп мәктәбе укучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, балалар бакчасына йөрүче балалар, авыл халкы һәм бәйрәмгә кайткан кунаклар катнашты.
Мичән төп мәктәбендә Сабантуй көне билгеләнде һәм мәктәптә бирнә җыю йоласы башкарылды. 27 май көнне укучылар өчен милли Сабантуе булып узды. Балалар өчен милли һәм мавыктыргыч уеннар уйнатылды. Аркан тарту, гер спорты, таяк тартышу, оннан авыз белән акча җыю, кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып узышу, чүлмәк вату уеннарында балалар бик теләп катнаштылар. Һәр уенда катнашучы бүләкле булдылар. Уеннарны һәр укытучы күңелле итеп оештырды. Укучылар бәйрәмнән бик канәгать булып таралды.