Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортының тышкы ягы махсус калай белән төрелеп бетте, фундамент өлешен дә калай белән бизәү эшләрен башкаралар. Ягу өлешендә яңарту эшләре бара. Мәдәният йорты көннән көн танымаслык булып үзгәрә, җыйнаклана, матурлана. Армый талмый көчләрен кызганмый эшләүчеләргә, авыл халкы исеменнән зур рәхмәт җиткезәбез.
24 май көнне Мичән төп мәктәбендә 4 нче һәм 9 сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды.
Мичән авыл җирлеге Саба муниципаль районының Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү Парадында катнашты.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Мичән авыл җирлегендә тыл ветераннарына Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Мичән авылы җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылларында тантаналы митинглар үткәрелде. Әлеге митингларда Мичән төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, тыл ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Йорт тирәли капка коймалар корылды, баскыч төбе ясалды, газ кертү буенча эчке эшләр дәвам итә.
Мичән авыл жирлегенә кергән Яңа Мичән, Иске Мичән, Бакшанды, Керәнне авылы зыяратларында язгы өмәләр үткәрелде. Халык көченнән килгәнчә эш кораллары белән кумәк җыелышып зыяратларны тәртипкә салырга җыелдылар. Өмәгә килгән кешеләргә Авыл җирлеге исеменнән зур рәхмәт җиткерелде
Татар авылларында Яз һәрвакыт матур гореф-гадәтләр белән тулыланган. Иң көтелгән вакыйгаларның берсе булып "Йомырка бәйрәме"кала. Бу яңару һәм кунакчыллык. Бәйрәм алдыннан хуҗабикәләр бу вакыйгага бик тырышып әзерләнәләр. Төп атрибут-гадәттә җылы төсләргә буялган, бизәлгән йомырка.
30 нчы апрель көнне Мичән авыл җирлегенә кергән Керәнне авылы клубында район мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы күчмә семинар- киңәшмәсе булып узды.