Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортына керү өлеше эшләнде. Бинаның тышкы өлешен махсус калай белән тышлыйлар. Эчке якта да эшләр алга бара. Мәдәният йорты көннән көн танымаслык булып үзгәрә, җыйнаклана, матурлана.
Бүген Мичән авыл җирлегендә тыл ветераннарына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Бүгенге көндә бүлмәләр бүленә, юыну бүлмәләрнең идәннәренә плитка ябыштырыла, шулай ук әзер бүлмәләрдә штукатур эшләре башкарыла. Торак йорт верандасының түбәсе ябылды.
Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортына керү өлешен каркас корылды, түбәсен калай белән яптылар. Бина эченең зал ягында утлар куялар, штукатур эшләрен башкаралар.
Мичән авыл җирлегендә өмәләр башланды. Биләмә территориясеннән чүп җыю эшендә мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты. Җыелган чупләр капчыкларга тутырылып, бәйләп куелды.
Бүген Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А. Мичән биләмәсенә кергән оешма җитәкчеләре белән җыелыш үткәрде. Җыелышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек, экологик икеайлык кысаларында килеп туган мәсьәләләр каралды. Халыкка җиткерү һәм алга таба эшләү өчен алда торган бурычлар тикшерелде, эшләр бүленде.
Район хастаханәсе психологы Лариса Наилевна һәм илне саклау фонды җитәкчесе Әлфия Маннановна, Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Ахматгалиевич, Керәнне авылында яшәүче, уллары махсус хәрби операциядә хәлак булган, Гыймадиев Мәннүр һәм Фәнүзәләрнең өйләрендә булып, алар белән әңгәмә кордылар, узләренең психолог киңәшләрен бирделәр. “Алга таба да сораулар туса, безгә мөрәҗәгать итә аласыз, без ярдәмгә һәрвакыт килербез”- диделәр.
Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортының тышкы ягыннан отмоска салынды, керү өлешенә каркас корылды. Эчке якта җылылык торбалары урнаштыра башланды.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Бүгенге көндә электр чыбыклары сузу өчен багана утыртылды, йорт эченә электр чыбыклары сузылды, штукатур эшләре бара. Торак йортның верандасы эшләнә башланды.
Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Эшче егетләр мәдәният йортының тышкы ягыннан отмоска салу өчен каркас кордылар. Эчке якта җылылык торбаларын ялгадылар.