ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 30 декабрендә Яңа Мичән мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, "Бәхетле билет " дип исемләнгән Яңа ел лотереясе оештырылды. Яңа ел-олылар һәм балалар бик көткән тылсымлы вакыт. Бигрәк тә Яңа ел лотереясе. Бүләкләрне һәркем ярата. Чара алып баручының Яңа ел котлавы белән башланды. Уен Яңа ел серләре һәм алып баручыларның шаяртулары белән үрелеп барды, алар бәйрәм атмосферасына һәм лотереядә күңелле җиңү яуларга ярдәм итте. Барлык билетлар да уйнатылды.

Барысы да үткәргән бәйрәмнән канәгать калды, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31 декабрь кичендә Керәнне авыл клубында "Бәхетле билет" дип исемләнгән, оттырышсыз лотерея билетлары уйнату оштырылды. Бәйрәм алды көннәрендә сатып алган  билетларның ияләре, зур түземсезлек һәм кызыксыну  белән үз номерлары янгыравын көтте. Буләкләр кызыклы да, көнкүрештә файдалы да, кызыктыргыч та иделәр. Иң кызыклы яисә кыйммәтле бүләкләрнең ияләре җырлап, биеп һәм  башка кызыклы шартларны үтәп үз бүләкләрен алдылар.  Бүләкләр уйнатылып беткәч дискотека оештырылды. Бәйрәм чибәре - чыршы янында, фотозоналарда истәлеккә сурәткә төшеп, җырлап, биеп, авыл клубына җыелган кунаклар елның соңгы кичен күнелле уздырдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30 декабрь көнне Керәнне авылында "Бәхет алып кил син, Яна ел" дип исемләнгән, иске елны озату, Яна елны каршы алу кичәсе булып узды. Бәйрәмне җирле үзидарә башлыгы үзенен котлавы белән ачып җибәрде. Бәйрәм унаеннан оештырылган "Могҗизалар кыры" уены матур җырлар, биюләр, уен-конкурслар, шаян күренешләр белән үрелеп барды. Махсус хәрби операцияда булган егетләрнен исән-сау әйләнеп кайтуын,илләребезнен  тыныч булуын теләп җылы  сүзләр күп әйтелде. Бәйрәм киче дискотека белән тәмамланды.  Авыл халкы, кайткан кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр, күнел ачтылар.  Бәйрәмнән барысы да кәнәгать калдылар hәм яхшы кәеф белән таралыштылар. Оештыручыларга җылы рәхмәт сүзләре янгырады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 нче  гыйнварда Яңа Мичән мәдәният йорты "һәр йортта Яңа ел" Бөтенроссия

акциясенә кушылды. Кыш бабай, Кар кызы, Аждаһа һәм клоуннар

Сафиуллиннар гаиләсенә килделәр. Яңа ел белән котладылар, үзешчән

сәнгатьтә актив катнашучы, баянчыбыз Ринат Исламовичка тизрәк савыгуын,

нык сәламәтлек һәм Яңа ел кәефен теләделәр.Ринат абый Сафиуллин язган

шигырьләрне укыдылар һәм аның белән бергә баянга кушылып җырлар

җырладылар. Яңа Ел бүләкләрен тапшырдылар.

.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29 декабрьдә Яңа Мичән авылында “Яна ел белэн, дуслар!» дип исемләнгән бәйрәм бал-маскарады узды. Бәйрәм кичәсе кызыклы һәм бай программадан торды. Яңа ел программасында кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Ә Кыш бабай һәм Кар кызы барысына да шатлык китергәч, чын күңел ачу башланды: чыршы тирәсендә җырлар җырлап әйләнелде, биюләр биелде, шигырьләр укылды. Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы һәм аждаһа катнашында бик күп яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

  Яңа ел - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шатлыклы әкият.  26 декабрь көнне Яңа Мичән “Каенкай” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәмчә бизәлгән зал балаларны күңелле Яңа ел музыкасы һәм якты утлар белән каршы алды. Безнең балалар шундый матур, шундый гаҗәеп, шатлыклы, көлкеле әкият геройларына  әверелделәр. Балалар белән  “Кыш Бабайны көткәндә “дигән матур әкият сәхнәләштерелде.  Кунакка килгән Убырлы белән Аҗдаха чыгышын балалар гына түгел, ата-аналар да кызыксынып күзәттеләр. Алар балаларга кызыклы уеннар да уйнаттылар.Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар. Шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән бергә җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Һәр балага Яңа ел бүләге өләшенде.  Яңа ел бәйрәме балаларга бик ошады, шатлык, күңел күтәренкелеге һәм уңай кәеф алып килде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Иске Мичән авылында яшәүче Хадиев Ильнар гаиләсе белән үз территориясендә Яңа ел рухы кертеп кар сыннары ясап, бизәп куйдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Мичән авыл җирлегендә Яңа елга әзерлек эшләре бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Яңа Мичән авылы мәдәният йортында хатын-кызлар үз теләкләре белән хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәре әзерләү белән шөгыльләнәләр. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International