Югары Шытсу авыл китапханәсендә тәмәке тартуга каршы көрәш көне уңаеннан "Куркыныч шөгыль" исеме астында профилактик дәрес булып узды.
Югары Шытсу китапханәсендә Бөтендөнья балалар көне уңаеннан дәрес булып узды.
Югары Шытсу балалар бакчасында, китапханә белән берлектә, "Яхшылыкны түгәрәк буенча бир"дигән уен программасы үтте. Тәрбияләнүчеләргә бу уен бик ошады.
Түбән Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йортлар төзелеше төгәлләнеп килә. Эшне ООО "ПМК 159" оешмасы башкара.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ункөнлеге уңаеннан, Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Габдрахманова Рузия Салих кызының хәлләрен белеп, бәйрәм уңаеннан концерт программасын куйдылар.
Югары Шытсу авылында авария хәлендә булган агач киселде.
14 нче ноябрь көнне Түбән Шытсу төп мәктәбендә психологик десант килде. Районыбызның "Семицветик" психологик үзәк психологлары укучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр, кызыклы тренинглар оештырдылар.
13 ноябрь көнне, Шәмәрдәндә "Буыннар тарихы - гаилә ядкаре" фестиваль-конкурсының район этабы үткәрелде. Түбән Шытсу авыл җирлегеннән Нигъмәтҗаннар нәселе катнашып, мактау грамотасына ия булдылар. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт!
Мини-футбол буенча район чемпионатында "Шытсу" командасы катнаша. Ике турдан соң команданың 3 очкосы бар. Чираттагы тур 26 ноябрьгә планлаштырылган. Уңышлар телибез!
Югары Шытсу мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар катнашында концерт булып узды. Балалар, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә җыр-бию, музыка уен коралларында уйнап, тамашачының күңелләрен күрделәр.