Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Игелеклелек һәм кешелеклелек җырчысы - Рәсүл Гамзатов" дигән шигърият сәгате булды. Чара Югары Шытсу китапханәсендә узды.
Югары Шытсу балалар бакчасы нәниләре белән китапханәче Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан "Шигъри әкиятләр остасы" дигән чара үткәрде.
Югары Шытсу китапханәсендә яңа китаплар белән танышу үткәрелде. Чара укытучы һәм остаз елына багышланган иде.
Югары Шытсу китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен алып бару темасы буенча яшьләр белән аралашу үткәрелде.
Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Исәнме, белемгә юл!" дигән китап калейдоскобы узды. Чара Белем көненә багышланган иде.
Югары Шытсу мәдәният йортында мастер-класс булып узды. Тегү-чигү серләренә балаларны Мөхетдинова Сария өйрәтте.
Югары Шытсу мәдәният йортында "Матурлык дөньяны коткара" дип исемләнгән мәдәни чара булып узды. Чарада әниләр һәм кыз балалар үзләренең матур итеп үстерелгән чәчләрен тасфирлап күрсәттеләр.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә бүген белем көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. 1 нче сыйныфка барлыгы 6 бала керде. Мәктәптә барлыгы 53 бала белем һәм тәрбия алачак. Яңа уку елы уңышларга бай булсын!
Югары Шытсу мәдәният йортында "Россиянең өч төсе" дигән мәгълүмат сәгате узды. Балалар актив катнаштылар.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә яңа уку елына әзерлек эшләре бара. Мәктәптә барлыгы 53 бала белем һәм тәрбия алачак. Беренче сыйныфка 6 укучы керер дип планлаштырыла. Яңа уку елы бары тик уңышлар алып килсен!