8 июнь көнне Кукмарада "Нечкәбил" конкурсының зона туры булып узды. Саба районы данын Югары Шытсу авыл клубы мөдире Шәрифулла Гөлнар яклады һәм уңышлы чыгыш ясап дипломга лаек булды. Казан шәһәрендә үтәчәк республика зонасында аңа зур уңышлар телибез.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә чүп үләннәрен чабу эше бара.
Түбән Шытсу авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю үткәрелде. Авыл халкы, балалар әлеге чарада актив катнаштылар.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә чүплек күмдерелеп тәртипкә китерелде.
Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.
Түбән Шытсу авыл зиратныда яңа будка эшләнелде. Әлеге будка кирәк ярак куярга хезмәтк итәчәк. Авыл халкына һәм СХП Шытсу җәмгыятенә рәхмәт белдерәбез.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды. Бу уку елында барлыгы 3 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлый.
Елыш авыл зиратында авыл халкы катнашында өмә булып узды.
Түбән Шытсу авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре гармунчылар парадында катнашылар.
Түбән Шытсу авыл җирлеге делегациясе "Урал" мотоциклы белән Байлар Сабасында узган Җиңү Парадында катнашты.