11 июнь көнне Югары Шитсуда Сабантуй уза. Барыгызны да чакырабыз!
Түбән Шытсу төп мәктәбе базасында мәктәп яны лагере эшли башлады. Балалар вакытларын бик кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәләр. Кызыклы уеннар уйныйлар, экскурсияләргә баралар.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урам юлларын грейдерлау эше башкарылды.
Югары Шытсу авыл зираты агач чүпләреннән арындырылды.
Югары Шытсу авылында зират территориясен чистарту эшләре башкарылган.
Түбән Шытсу авылында тиеш булмаган урында чүп ташлау очрагы ачыкланды һәм вакытында чара күрелеп юк ителде, чистартылды.
Елыш авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә.
Югары Шытсу авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю оештырылды.