В Нижнешитцинском сельском поселении частные подворья активно приняли участие в Новогоднем конкурсе "Лучшее Новогоднее оформление". Семья Закизяновых из с.Нижние Шитцы заняли 2 место, семья Сабировых из д.Елышево получили поощрительный приз. Поздравляем!
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре, балаларның әти-әниләре чакыруы буенча, гаиләгә барып Яңа ел бәйрәме белән котлау эшен актив алып баралар. Балаларга кызыклы уеннар һәм әлбәттә инде Кыш бабайдан бүләк әзерләп тапшырыла.
Елыш авыл клубында балалар өчен чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә аниматор чакырылган иде. Балаларга бәйрәм бик ошады, алар барлык конкурсларда бик теләп катнашытлар.
Югары Шытсу мәдәният йортында балалар өчен чыршы бәйрәме булып узды. Оештыручылар тарафыннан кызыклы конкурслар, музыкаль номерлар әзерләнгән иде. Балалар бик теләп катнаштылар. Кыш бабайдан барлык катнашучыга истәлекле бүләкләр тәтеде.
Түбән Шытсу авыл җирлеге Кыш бабайлар парадында актив катнашты. Чарада катнашу өчен мотоблок бизәлгән иде.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә Яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар булып узды. Укучыларны, шулай ук барлык коллективны Яңа ел белән котлап, Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр өләште.
Түбән Шытсу авыл җирлегенә кергән барлык учрежденияләрдә Яңа елга әзерлек һәм бизәлеш эшләре тиешле дәрәҗәдә башкарылды.
"Шытсу" мини-футбол командасы район чемпионатында актив катнаша. Командага уңышлар телибез!
Түбән Шытсу авылында иске йорт территориясе чүптән чистартылды.