ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2022 ел
җомга

16 февраль көнне Түбән Шытсу төп мәктәбендә 23 нче тапкыр М.Фәйзиев истәлегенә районара 2008 елда һәм аннан кечерәк балалар арасында көрәш буенча турнир булып узды. Саба, Кукмара, Теләче райоонарыннан килгән 105 көрәшче 15 төрле үлчәү авырлыкларында үз көчләрен сынадылар. Турнир ачылышанда Саба муниципаль района яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов И.Р. катнашып спортсменнарга үзенең җылы теләкләрен җиткерде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәдәни чара булып узды. Катнашучылар үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен төрле конкурсларда катнашып сынадылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 февраль көнне Казанда, татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар әдәбиятыннан узган республика олимпиадасының йомгаклау этабында Файзрахманова Камилә призлы урынга ия булды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Түбән Шытсу авылы мәдәният йортында 7 февраль көнне гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Югары Шытсу авылында Яңа ел бәйрәме уңаеннан авыл яшьләре һәм кайткан кунаклар катнашында итекле футбол ярышы булып узды. Ярышны үткәрүдә Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан кибетләр акчалата ярдәм итте: Мостафин Айдар Ибраһим улы, ШЭ Нуриева, ШЭ Сөнгәтуллина, ШЭ Хидиятуллин, ИШЭГабдрахманова.   Укучылар арасында беренче урынны Ю.Шытсу командасы алды, икенче урында Т.Шытсу. Олылар арасында беренчелекне Саба-Шытсу командасы яулады, икенчедә Ю.Шытсу, өчтә Елыш командасы калды. Барлык катнашучыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Во всех домах культуры Нижнешитцинского сельского поселения по плану проходят Новогодние мероприятия. С 29 по 31 декабря были организованы лотереи и балмаскрад. В январе проходят Новогодние елки для детей, концертные программы и активные игры на свежем воздухе.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

         Түбән Шытсу авылында яшәүче Гайсин Шаймулла Гайсә улы 1932 елның 5 гыйнваренда дөньяга килә. Шаймулла абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, бик күп авырлыклар күреп үсә ул.

        1958 елда шул ук Түбән Шытсу  авылы кызы Асия апага өйләнә.  Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала дөньяга килә. Балаларына   үрнәк тәрбия  биргән Шаймулла абый һәм Асия апа.  Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.

 

      Шаймулла абый башта  колхозда төрле эшләрдә, аннары комбайнер булып эшли. 1953 елда гаиләсе белән Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда ул куп еллар  шахтер булып эшли.

 

Гайсиннар гаиләсе 1995 елда туган авылларына әйләнеп кайталар, лаеклы ялда булуына карамастан Шаймулла абый колхозда эшчәнлеген дәвам итә: ындыр табагында каравылда тора.

 

Шаймулла абый  тыл һәм  хезмәт ветераны. Аның эш стажы- 42 ел. 

Бүгенге көндә алар Асия апа белән тигезлектә  бәхетле гомер кичерәләр.  Аларның 3 оныклары 2 оныкчыклары бар.

 

Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә Шаймулла абыйны  авылдашлары бик  хөрмәт итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

В Нижнешитцинском сельском поселении частные подворья активно приняли участие в Новогоднем конкурсе "Лучшее Новогоднее оформление". Семья Закизяновых из с.Нижние Шитцы заняли 2 место, семья Сабировых из д.Елышево получили поощрительный приз. Поздравляем!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре, балаларның әти-әниләре чакыруы буенча, гаиләгә барып Яңа ел бәйрәме белән котлау эшен актив алып баралар. Балаларга кызыклы уеннар һәм әлбәттә инде Кыш бабайдан бүләк әзерләп тапшырыла.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Елыш авыл клубында балалар өчен чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә аниматор чакырылган иде. Балаларга бәйрәм бик ошады, алар барлык конкурсларда бик теләп катнашытлар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International