ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2023 ел
җомга

Мингер авылында, шушы авылдан чыккан,  СССРның халык артисты, күп кенә дәүләт премияләре иясе, театр артисты Шәүкәт Биктимеров музее урнашкан. 10 августта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр өчен бу музейга экскурсия оештырдылар. Шәүкәт Биктимеровның тормыш юлы, иҗади уңышлары турында белү, танылган артистның шәхси әйберләрен карау кызыклы булды. Аннары скульптор Фәйзрахман Камалда кунакта булдылар, музей һәм картиналар галереясе белән таныштылар. Катнашучылар үзләре өчен файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдылар, барысына да экскурсия бик ошады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында федераль программа буенча азык-төлек блогына капиталь ремонт ясау эшләре дәвам итә. Ремонт эшләрен Саба районы ПМК 159 җәмгыяте  башкара.  

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
август, 2023 ел
чәршәмбе

Кече Шыңар авыл мәдәният йортында студентлар һәм яшьләрнең "Сезнең җәйләр җәймени ул, авыл җәе иң чыны" дип исемләнгән традицион концерты булып узды. Яшьлек-өметләр һәм ачышлар чоры, ә яшьләр - яңа  идеяләр генераторы. Июль кичәсе көчле энергетика, дәртле биюләр, популяр җырлардан яңгырап торды. Концерт видеога төшерелгән күренеш белән башланып китте, аннан яшьләр “аулак өйгә” җыелдылар.Җыр-бию, күңелле конкурслар һәм куренешләргә бай чыгышлар тамашачыларга да ошады, алар башкаручыларга кушылып җырладылар, биеделәр, мәзәкләрдән күңелләр күтәрелде, бергәләп көлделәр.  Тамашада яшь башкаручылар, яшүсмерләр, иҗат коллективлары  һәм күрше районнардан килгән кунаклар катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә, су юллары чистартылды, буа бөялде. Эшләрне   «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә, су юллары чистартылды, яр буйлары тигезләндерелде. Эшләрне   «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Оет авылы клубы биләмәсендә авылда яшәүче һәм каникул вакытында кунакка кайткан балалар катнашында «Күңелле балачак» дип исемләнгән урам концерты үткәрелде.  Яшь артистларның чыгышлары кызыклы һәм истә калырлык булды: дәртле биюләр, җырлар, шигырьләр башкарылды. Концерт тамашачыларга бик ошады, барысы да канәгать калдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Чулпыч авылында, балалар мәйданчыгы өчен, үзарасалым акчалары хисабына алынган,  җиһазлар һәм конструкцияләрне җыю һәм урнаштыру бара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 «Туган Як» ААҖ биләмәсендә төзелүче сөтчелек комплексында юл плитәләре салу эшләре бара. Төзү эшләрен  Саба районы “ПМК Мелиорация” ААҖ  башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 «Туган Як» ААҖ биләмәсендә 504 баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелеше бара. Төзү эшләрен  Арча районы “СоюзСтрой” ААҖ  башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган Чулпыч авылында 14 данә урам уты лампалары  светодиод яктырткычларга алыштырылды. Эшне Балтач районының  "Энергоресурс" ААҖ башкарды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International