ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы "Мирас" фольклор коллективы Казан шәһәренең Нагорный торак массивында узган  Халык иҗаты фестивалендә катнашып, халык мәдәниятен үстергән, халык традицияләрен саклаган һәм популярлаштырган өчен, "Йола-традиция" номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат дипломына һәм "Вокал" номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар авыл җирлегендә үзара салым акчасы хисабына Кече Шыңар, Оет һәм Чулпыч авыллары зиратларында чүп - чар җыю өчен бункер-туплагычлар урнаштырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре дәвам итә. Кече Шыңар авылы Ленин  урамының 800 м өлешендә  чокырларны ремонтлау башкарылды, Чишмә урамы, Ленин урамында 195 м юл ремонтланды.  Юл ремонтлау эшләрен «Рамазан» ААҖ оешмасы  башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Олы Шыңар авылы Кооператив  урамында  чокырларны ремонтлау башкарылды.  Юл ремонтлау эшләрен «Рамазан» ААҖ оешмасы  башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2024 ел
җомга

Олы Шыңар авыл җирлеге территориясендә инвестиция программасы буенча югары вольтлы электр линияләренең баганаларын яңаларына алыштыру башланды. Эшләрне Балтач районының "Энергоресурс" ААҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
сентябрь, 2024 ел
җомга

Олы Шыңар авыл җирлегенең бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре урып-җыю кампаниясендә булышалар, "Туган Як"  җәмгыятенең  ындыр табагында график буенча эшлиләр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«Туган як» җәмгыятендә ашлык җыю тәмамлануга якынлаша. Кыр эшчәннәре алны  ялны белми, тулы көч белән эшлиләр. Мондый җәйге, эссе көннәрдә Кече Шыңар авыл мәдәният йортының " Рәшә " агитбригадасы  "Бай кырларым  сез" дигән тематик программа  белән хезмәт  геройларын ял иттерү максатында кырга чыга. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

2 сентябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка булып узды. Укучыларга һәм укытучыларга котлау сүзләре белән мәктәп директоры Р. Г. Мөбарәков, район хакимиятеннән вәкил – Галиуллин А.М., Саба район мәгариф бүлеге методисты Назмиева Л.В., «Туган Як» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Саубанов Ф.К, җирлек башлыгы А. Г. Гарипов, имам-хатыйб  Нуриәхмәтов Р.Р. чыгыш ясадылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
август, 2024 ел
чәршәмбе

24 августта Балык Бистәсендә «Бистә шәле» II республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивале узды. Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы "Мирас" фольклор коллективы әлеге фестивальдә катнашып, лауреат дипломына лаек булды. Фестиваль икенче ел үз мәйданчыгына республиканың иң яхшы осталарын, шулай ук бу халык һөнәрен яратучыларны җыя. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27 нчы август көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә  халык  җыелышы уздырылды.  Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рахимҗан улы катнашты, 8нче сентябрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны оештыру һәм уздыру  турында чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. 2024 елда Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә эшләнгән һәм эшләнәсе эшләр турында сөйләде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International