ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2021 ел
җомга

"Авылым кичләре"проекты кысаларында урам чаралары дәвам итә. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Шыңар авылында яшәүчеләр өчен, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор, халык гореф-гадәтләрен өйрәнү, файдалы ял итү максатыннан, кичке утырулар оештырдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
август, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү, иске торакларны сүтү эшләре даими  алып барыла. Олы Шыңар авылы Ленин урамында 18 йорт сүтелә башлады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
август, 2021 ел
чәршәмбе

16 август көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында ике укучыга, спонсор –«Туган Як» ҖЧҖ биргән сертификатлар тапшырылды.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
август, 2021 ел
чәршәмбе

8 август көнне Кече Шыңар һәм Олы Шыңар авылының талантлы яшьләре Явлаштау авылында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Бу көнне кичке авыл матур җырларга, шат авазларга күмелде

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

31 июль көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре студентлар һәм яшьләрнең « Яшьләр белән тормыш ямьле» дип исемләнгән традицион концерты оештырдылар. 15 нче юбилей концерты узган авыл мәдәният йорты территориясе   актив һәм шат күңелле кешеләрнең кечкенә иленә әверелде. Бәйрәмгә барысы да кушылды:  яшь малайлар һәм кызлар, яшьләр дә, үзләрен яшь дип санаучылар да.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
август, 2021 ел
чәршәмбе

31 июль көнне Оет авылында Ильназ һәм Альбина Хәнәфиевларның "Җырлыйм туган якта"исемле урам  концерты булып үтте. Программада Ильназ-Альбина  Хәнәфиевлар, Алинә Сафиуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Наиль Табанаков, Эвелина Абдуллина, гармунчы егет Айнур Латыйпов, биюче кыз Инзилә Миннихановалар чыгыш ясадылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
июль, 2021 ел
җомга

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Яңа Мичән авылы янында 500 га мәйданлы сугарыла торган җиргә су сиптерү өчен насос станцияләренә капиталь ремонт " проектын тормышка ашыру  Тулушка торак пункты янында Олы Шыңар һәм Иске Мичән авыл җирлекләрен тоташтыручы күпер төзү белән тәмамланды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кече Шыңар авылы чишмә буенда “Эллүки” балалар бакчасы коллективы, балалар, әти-әниләр,мәдәният йорты, авыл халкы белән берлектә, Шыңар авылы халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын искә алу уңаеннан “Челтер чишмә” бәйрәмен оештырды. Бу бәйрәм “Самавыр агарту”, “Җиләк җыю”, “Күкәй җыю”, “Сабантуйга бирнә җыю” йолаларын үз эченә алды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре бара. Кече Шыңар авылында Комсомол урамының 186 м өлеше, Олы Шыңар авылында Муса Җәлил урамының 181м, Оет авылында В.Хаҗиев урамы 107 м,   өлеше ремонтлана. Юл ремонтлау эшләрен  ООО «Мелиорация –Сервис» оешмасы  башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортының "Мирас" фольклор коллективы Азнакай шәһәрендә үткән төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен - 2021" халыкара фестивалендә уңышлы чыгыш ясады, диплом һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International