30 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре "Тылсымлы кичә"дип исемләнгән театральләштерелгән бәйрәм үткәрделәр
2020 елда район оешма-предприятиеләре арасында уздырылган "Буыннар чылбыры"- "Связь поколений" дип исемләнгән иҗат - отчет концертларында өченче урын яулаган өчен Олы Шыңар авыл җирлеге III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Олы Шыңар авыл җирлегенең Олы Шыңар авылында Г.Тукай урамыннан чишмә территориясенә һәм авылның үзәк урамына күчү өчен җәяүлеләр күпере куелды.
Олы Шыңар авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый.
Олы Шыңар авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларны яңа елга бизәү буенча «Иң купшы утар» конкурсы игълан ителде.
Олы Шыңар авылы хоккей мәйданчыгында боз катыру бара.
Олы Шыңар авылында чишмәләр һәм сулыклар территорияләрен төзекләндерү максатында, су юлларын чистарту, куаклар һәм үсентеләр кисү эшләре башланды.
Кече Шыңар авылында Мирная урамында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше бара. Төзелеш эшләрен "ПМК 159" ҖЧҖ башкара
5 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне чакырып, "Көзге сагышларга уралмыйк әле.." ял кичәсе үткәрделәр. Әлеге чарага авылда яшәүче –мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чакырылган иде.
27 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнгән, биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан, һәм аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән әниләрне өйләренә барып котладылар.