Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә тузган торакны сүтү буенча эш алып барыла.
Олы Шыңар авыл җирлегендә яңа авыл җирлеге хакимияте бинасы төзелеше тәмамланды. Кече Шыңар мәдәният йортында ремонт эшләре дәвам итә.
Казан Кремлендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү үткәрелде. Ел саен Республика көне алдыннан була торган хөрмәтләүдә быел безнең районнан Олы Шыңар авылында яшәүче Гөлнур һәм Фәннур Галимовлар гаиләсе катнашты.
Кече Шыңар авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында «Рәшә» агитбригадасы тарафыннан игенчеләр өчен «Бу минем туган җирем»дип аталган чыгыш оештырылды.
26 нчы август көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыелышы уздырылды.
22 август көнне Олы Шыңар авылы спорт мәйданчыгында авыл яшьләре авыл командалары арасында футбол буенча ярышлар оештырдылар.
Олы Шыңар авыл җирлегендә һәрбер оешма үз биләмәсен чәчәк түтәлләре белән бизи, шулай ук шәхси хуҗалыклар да чәчәк утырту белән шөгылләнә.
Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, ТАССРның 100 еллыгы һәм Саба районының 90 еллыгы уңаеннан, студентлар һәм яшьләрнең "Җәйге могҗиза"дип исемләнгән традицион концертын оештырдылар.
Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, "Ямьле Саба"проекты кысаларында Оет авылына культпоход оештырдылар.
Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре төгәлләнде