ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2025 ел
чәршәмбе

 Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Олы Шыңар авыл җирлегендә  тыл ветераннарына   Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә  Олы Шыңар һәм Оет авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар  үткәрелде.  Һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г., Саба районы  җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Галиуллин А.М.; Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Мубараков Р.Г.; “Туган Як” җәмгыяте директоры Саубанов Ф.К.; ветераннар Советы рәисе Гарипов А.М.   халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды һәм  һәйкәлләргә чәчәкләр куелды. Митингтан соң мәдәният йортында һәм авыл клубында бәйрәм концертлары булды. Бәйрәм атмосферасында сугыш һәм халык җырлары, сугыш турында шигырьләр яңгырады, мәдәният йорты һәм урта мәктәп иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

26 апрель көнне  радиация һәлакәтләре бәла-казалары корбаннарын искә алу көне уңаеннан Кече Шыңар мәдәният йорты, Олы Шыңар авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары белән берлектә Олы Шыңар авылында гомер итүче, “Маяк” станциясен зарарсызландыруда катнашкан Ахунҗанов Әдһәм абыйның өенә бардылар, аның хәлләрен белешеп, күчтәнәч – бүләкләр тапшырдылар. Балалар Әдһәм абый сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар, үзләренең җыр, шигырь, биюләрен бүләк иттеләр. Шулай ук “Маяк” зонасында катнашкан Сафин Гыйлметдин абыйның ( үзе вафат)  хатыны Наилә апа янына барып, бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

2025нче елның  26нчы  апрелендә   Сафина Наилә Габдулла  кызына 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. һәм  “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә  кушылды.

    

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
апрель, 2025 ел
җомга

Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы Мөхетдинов Айзат Мәскәүнең «Станкин» дәүләт технология университеты үткәргән «Яшь техник-модельләштерү» башлангыч техник модельләштерү һәм конструкцияләү Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңгәннән соң , Мәскәүдә әлеге конкурсның финал этабында  катнашты. Айзат лаеклы чыгыш ясап, үз эшен яклады һәм 3 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук диплом белән аның җитәкчесе Ф. Я. Мөхетдинов та бүләкләнде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

  Олы Шыңар  авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл  тирәлегендә төзекләндерү эшләре башкарылды. Һәйкәл каршындагы мәйданчыкка ком салынды һәм өстенә вак таш түшәлде. Бу эшне Туган Як җәмгыяте башкарды. Шулай ук һәйкәлне әйләндереп алган коймалар буялды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
апрель, 2025 ел
сишәмбе

 Олы Шыңар авыл җирлегендә  тыл ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Рәисе һәм  Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2025 ел
җомга

14 апрель  көнне    Олы Шынар авыл  җирлеге бинасында  Татарстан Республикасы дәүләт  юридик бюросы  тарафыннан гражданнар мөрәҗәгате буенча  бушлай  юридик хезмәт  күрсәтү оештырылды. Кабул итүне юрист Ахунов Р.И.  алып барды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегендә  Кече Шыңар авылы һәм Оет авылы  зиратларында чүп - чар җыю өчен бункер-туплагычлар урнаштырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
апрель, 2025 ел
җомга

 Олы Шыңар авыл җирлегендә  өмәләр  оештырылды. Бюджет учреждениеләре үз территорияләрен  чистарттылар,  агачлар агартылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International