ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

10 октябрьдә  Кече Шыңар мәдәният йортының Мирас фольклор коллективы, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатътә катнашучылар һәм балалар Лесхоз бистәсендәге картлар йортында булдылар. Чыгышлар өлкәннәрнең күңеленә хуш килде: җырлар, биюләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар да рәхәтләнеп җырладылар һәм алкышладылар. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

      Олы Шыңар урта мәктәбендә Укытучылар  һәм остазлар елы уңаеннан  “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды. Кичәдә шушы мәктәптә төрле елларда эшләгән ветеран укытучылар һәм бүгенге көндә хезмәт куючы мөгаллимнәр, барлыгы 65 кеше катнашты. Очрашу "Өлкәннәр көне"нә һәм якынлашып килүче "Укытучылар көне"нә туры китереп үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар яшьлек елларын искә алдылар, хатирәләр белән уртаклаштылар. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

      1 октябрь көнне Оет авыл клубында, китапханә белән берлектә, Өлкәннәр көненә багышланган «Тормыш ямьле сезнең белән» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Чара барышында өлкән яшьтәге кешеләр котлаулар һәм теләкләр кабул иттеләр. Катнашучылар әбиләрне һәм бабайларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән котладылар. Концерт номерлары кәефне күтәреп кенә калмады, өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә дә алып кайтты. Бу искиткеч бәйрәм өлкән буын вәкилләренә очрашу һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
сентябрь, 2023 ел
җомга

27 сентябрьдә тәрбиячеләр, бала караучылар һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу һөнәрләрнең әһәмияте баланың шәхес үсешендә зур роль уйный. Бу игелекле һәм якты бәйрәмдә Кече Шынар мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә,  Олы Шынарның "Эллуки" балалар бакчасында булдылар. Бәйрәмнәре уңаеннан  игелекле хезмәт ияләренә  җылы теләкләр, мөһим һәм кирәкле хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 “Газизов” крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Газизов А.Р.  Олы Шыңар авыл җирлеге буенча мобилизациядәге  авылдашы Ибрагимов Р. гаиләсенә ягулык утын алу өчен акчалата ярдәм курсәтте .

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Мул уңышлары белән тылсымчы-көз тагын килеп җитте һәм Кече Шынар мәдәният йортында традицион "Кабаклык" үткәрделәр, чөнки кабак хуҗабикәләребезнең иң яраткан яшелчәләренең берсе . Фойеда искиткеч кабак яланы бизәлгән, чарада катнашучылар кабак әзерләүнең кулинар рецептлары белән уртаклаштылар һәм  ризыкларны татып та карадылар. Бәйрәмгә  кунак булып  бакча карачкысы да килгән, бакчаның  шаян сакчысы уңыш җыеп алганнан соң эшсез кала. Катнашучылар аңа табышмакларны чишеп, яшелчәләрне кире кайтарырга ярдәм иттеләр. Бәйрәм "Ак калфак" клубы әгъзаларына да, балаларга да бик ошады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Кече ШыҢар мәдәният йортында яшьләр өчен «Тәмәке тартуны ташла - тәмәке тарту модада түгел"дигән аналитик сәгать үткәрделәр. Иминлеккә ирешергә теләгән кеше өчен  яхшы сәламәтлек ул  үзе  сайлаган яшәү рәвеше. Яшүсмерләр компанияләрендә начар гадәтләр алу җиңел. Моны балалар үзләре дә аңлый. Балалар белән, диалог формасында, тәмәке тартуның сәбәпләре турында тагын бер тапкыр сөйләшү алып барылды.  

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башкарылды. Олы Шыңар авылында Совет  урамының 60 м өлеше, Ленин урамының 50 м өлеше, Оет авылында Кооператив урамының 116 м өлеше ремонтланды. Юл ремонтлау эшләрен «Рамазан» ҖЧҖ оешмасы  башкарды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

15
сентябрь, 2023 ел
җомга

Олы Шыңар балалар бакчасында «Алтын ачкыч эзләү» квест-уены уздырылды. Балаларга җитезлек, көч, эрудиция һәм тапкырлык күрсәтеп биш станция аша үтәргә һәм “Алтын ачкыч”ны табарга кирәк иде. Квест-уенның һәр этабында катнашучылар биремнәр алды, аларны үтәгән өчен наклейка рәвешендә күңелле смайликлар  бүләк иттеләр. Уен тәмамлангач, балаларга "Алтын ачкыч" тапшырылды һәм  тәм-томнар белән сыйладылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды.  Юл ремонтлау эшләрен «Яшен» ҖЧҖ оешмасы  башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International