ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Туган Як» ҖЧҖ биләмәсендә төзелүче сөтчелек комплексын сенаж траншеялары белән тоташтыручы   юлга  плитәләр салу эшләре бара. Төзү эшләрен  Саба районы “ПМК Мелиорация” ҖЧҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Республика программасы нигезендә Олы Шыңар авылындагы Совет  урамында каты өслекле юл салу буенча эш алып барыла. Эшне Балтач "МДСУ -1" ҖЧҖ оешмасы алып бара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Оет авылында федераль программа нигезендә кәрәзле  элемтә баганасы урнаштырылган иде.Тоташтыру һәм көйләү эшләре тәмамланганнан соң,18 августта Теле 2 элемтә операторына кушылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
август, 2023 ел
чәршәмбе

ПМК ААҖ җәмгыяте директоры Маковеев К.В.  Олы Шыңар авыл җирлеге буенча мобилизациядәге биш авылдашыбызның гаиләләренә ягулык утын алу өчен акчалата ярдәм күрсәтте

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы "Мирас" фольклор коллективы "Бистә шәле"республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивалендә катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18 августта Кызыл Мишә мәдәният йортында Олы Шыңар авылы студентлары һәм яшьләре катнашында: "Сезнең җәйләр җәймени ул, авыл җәе - иң чыны" дигән концерт узды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
август, 2023 ел
җомга

 16 августта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Мишә елгасы буенда балалар белән  балык тоту ярышы оештырдылар.  

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15 августта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылның мәдәни тормышында төп роль уйнаучы актив яшьләр һәм яшүсмерләр өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырдылар. Танышу һәм мавыктыргыч сәяхәт Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданчыктан башланды, Кабан күле буйлап катамараннарда йөрделәр. Юлларын Бауман урамында дәвам иттеләр, анда бик күп кызыклы тарихи урыннар, биналар, һәйкәлләр,караганнан соң тәмле итеп "Түбәтәй"ресторанында ашадылар. Кремль яр буенда, шәһәрнең һәм Казансу елгасының матурлыгын күзәттеләр. Экскурсия  мавыктыргыч һәм онытылмаслык булып чыкты. Мондый экскурсияләр вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә ярдәм итә, тарихны, архитектураны һәм гомумән мәдәниятне кадерләргә һәм аңларга өйрәтә.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
август, 2023 ел
җомга

Мингер авылында, шушы авылдан чыккан,  СССРның халык артисты, күп кенә дәүләт премияләре иясе, театр артисты Шәүкәт Биктимеров музее урнашкан. 10 августта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр өчен бу музейга экскурсия оештырдылар. Шәүкәт Биктимеровның тормыш юлы, иҗади уңышлары турында белү, танылган артистның шәхси әйберләрен карау кызыклы булды. Аннары скульптор Фәйзрахман Камалда кунакта булдылар, музей һәм картиналар галереясе белән таныштылар. Катнашучылар үзләре өчен файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдылар, барысына да экскурсия бик ошады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында федераль программа буенча азык-төлек блогына капиталь ремонт ясау эшләре дәвам итә. Ремонт эшләрен Саба районы ПМК 159 җәмгыяте  башкара.  

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International