ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2023 ел
җомга

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Оет  авылы мәчете тирәлегендә чүп үләннәрен  чабу оештырылды.  

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26 июньдә Кече Шыңар мәдәният йортының "Мирас" фольклор коллективы Саба районы мәдәният бүлеге составында "Татарстанның мәдәни башкаласы" республика конкурсында катнашты. Анда Татарстанда милли мәдәниятләр елына багышланган татар көнкүреше күргәзмәсе оештырылды,  милли ризыклар, киемнәр, төрле милләтләрне чагылдырып үз куллары белән ясалган  курчаклар, "Шәл өмәсе"күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кунаклар һәм жюри әгъзаларын "Бирнә җыю" йоласын күрсәтү белән каршылап,  Сабантуйда  халык уеннарын оештырдылар. Кич белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә "Шәл өмәсе"йоласы белән чыгыш ясадылар. Шулай ук киез итек басу буенча мастер-класс оештырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2023 ел
җомга

    22 июнь көнне  “Хәтер шәме”гомуммилли акциясенә кушылып  Олы Шыңар авылында Обелиск янында һәм Оет авылында Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиев бюсты янында чара үткәрелде. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык, чәчәкләр куйдык.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында федераль программа буенча азык-төлек блогына капиталь ремонт ясала. Ремонт эшләрен Саба районы ПМК 159 җәмгыяте  башкара.  

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Олы  Шыңар авылында Кооператив урамында  "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләрен Саба районы РСУ идарәсе  башкара.  

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

   16 июньдә Кече Шыңар мәдәният йортында  «Исәнме җәй» дип аталган балалар концерты оештырдылар. Балалар концерт номерлары әзерләделәр, алар арасында музыка коралларында уйнау, хор  һәм аерым җырлаучылар, биюләр дә бар иде.Күңелле  җырлар тыңлап,  дәртле биюләр карап концерт бер сулышта  узды. Тамашачы, талантлы башкаручыларның  чыгышларыннан  ләззәтләнеп, җавап итеп көчле алкышлар бүләк итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
июнь, 2023 ел
җомга

 11 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды.2023 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча  “Кыр батыры” исеме  “Туган як” җәмгыяте механизаторы Маликов  Илназга , “Чәчү батыры” исеме  Тимершин Рәискә бирелде,ул  тәкә белән бүләкләнде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды.Халык бик күп җыйналган, бер-бер артлы уеннар үткәрелә - татарча көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, авыш баганада йөрү, колгага менү,чүлмәк вату, утын кисү, капчык сугышы - бүләкләр дә бик мулдан булды. Бәйрәмдә авылдашыбыз, спорт министрының 1 нче урынбасары Хәлил Хәмит улы  Шәйхетдинов та катнашты. Сабантуйның абсолют батыры исеменә  Ахунҗанов Рифат Ришат  улы лаек булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

3 июнь көнне Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч  авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
май, 2023 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге буенча Бөтенроссия “ Чиста Су” акциясенә кушылып Кече Шыңар авылында яшәүчеләр авыл чишмәсе тирәлеген җыештырдылар

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26 майда Кече Шыңар мәдәният йортында "Күңелле күршеләр"фольклор бәйрәме узды. Мәдәният йорты бу көнне гореф-гадәтләр, халык көйләре, биюләр, халык уеннары белән гөрләп торды. Күршеләребез – Оет авылыннан "Зөбәрҗәт", Сабай авылыннан "Гәрәбә", Миңгәр авылыннан "Былбылым " фольклор коллективларын халык иҗатына рухландыручы итеп күрү бик  куандырды! 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International