ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2023 ел
чәршәмбе

2023 ел халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларыбызны барлау елы. Балаларга  кечкенәдән үк милли тәрбия бирү максатында  Олы Шыңар Әллүки балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар белән бергә милли бәйрәмебез сабантуйга бирнә җыю оештырдылар. Олы һәм Кече Шыңар авылы урамнары буйлап җырлап, күңелле итеп йөрделәр. Җыйналган бүләкләрне  үз бакчаларында үткәрелгән бәйрәмдә, төрле ярышларда катнашучыларга тапшырдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
май, 2023 ел
җомга

Балалар техник иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча район фестивалендә Олы Шыңар урта мәктәбе судмоделләштерү берләшмәсе 1нче урынны алды.

2022-2023 уку елы нәтиҗәләре буенча укучыларга өстәмә белем бирү, спорт, иҗат һәм техника дөньясына тартуда, балаларның шәхси мөмкинлекләрен үстерүдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Олы Шыңар урта мәктәбе судмоделләштерү берләшмәсе Диплом белән бүләкләнде, җитәкчесе Мөхетдинов Фәнзир Якуб улы, ярышларда катнашучы Галявин Салават, Мубараков Самат,  Мөхетдинов Айзат Саба муниципаль районы башлыгының рәхмәт сүзенә лаек булдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
май, 2023 ел
чәршәмбе

Кече  Шыңар авылы Ленин  урамында  "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше бара. Төзелеш эшләрен Саба районы РСУ идарәсе  башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Корыган агачлар киселә, чүп- чар җыештырылып түгелә.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә  Олы Шыңар һәм Оет авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар  үткәрелде.  

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
май, 2023 ел
чәршәмбе

7 май  көнне Олы Шыңар авылы спорт мәйданчыгында  вакытсыз арабыздан киткән авылдашлар истәлегенә   авыл командалары арасында баскетбол буенча ярышлар оештырылды. Барлыгы 4 команда катнашты: Теләче районыннан  Казаклар, Саба районыннан  Шыңар, Тимершык  авылы  командалары. 1 урын – Тимершык, 2 урын  – Шыңар 1, 3 урын - Шыңар 2, 4 урын Казаклар командаларына бирелде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Спонсорлар –  ААҖ “Туган Як”( Саубанов Ф.К.), Олы Шыңар авыл җирлеге ( Гарипов А.Г.)

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегенең бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре «Туган Як» җәмгыяте кырларыннан  таш җыюда катнаштылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кече Шыңар авылында  яшәүче Гатиятуллин Рәхимулла Гатиятулла улына 2023нче елның 4нче маенда 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Сөләйманова Ф.Х. да  кушылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Артем Варламов, 110 кг авырлык категориясендә, СССРның спорт мастеры Тимофеев Сергей Федорович истәлегенә багышланган, 18 яшькә кадәрге егетләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында 1 урынны яулады.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26 апрельдә Кече Шыңар мәдәният йортында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Тукай безнең йөрәкләрдә"дигән әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Кичә башында Әмирхан Нуриәхмәтовның "Туган авыл" җырын башкарды, Программада шулай ук шигырьләр,  җырлар яңгырады, халык биюләре тәкъдим ителде. Алып баручылар шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International