ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

19 мартта Олы Шыңар авыл җирлегендә, Кече Шыңар мәдәният йортында  Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Анда авыл халкы матур концерт номерлары карады, кайнар коймак, самавырдан чәй һәм, әлбәттә, тәмле кайнар ботка  белән сыйлана алды. Нәүрүзбикәне каршы алдык, җырладык һәм биедек, бәйрәмгә килгән  кунакларның  күңелләрен күтәрдек. Балалар һәм өлкәннәр  уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм чын мәгънәсендә ямьле һәм күңелле  булды, һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
март, 2023 ел
сишәмбе

4 март көнне Кече Шыңар мәдәният йортында "Әбелгата оныклары" дип исемләнгән нәсел шәҗәрәсе бәйрәме узды. Фойеда кул эшләре, гаилә мирасы һәм Вафиннарның нәсел шәҗәрәсе тәкъдим ителгән күргәзмә оештырылган. Бер генә агач та үз тамырларына таянмыйча, матур һәм нык булып үсә алмый. Кеше дә үз гаиләсенең шәҗәрәсен белмичә, үз Ватанының лаеклы улы була алмый.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, ТР Саба муниципаль районының «Олимп» мәктәбе тренеры Нәбиуллин Илфат Нәҗип улына «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24 февральдә Кече Шыңар авылы мәдәният йортында, педагог һәм остаз елына багышланган "Бер уч җылылык"дип исемләнгән кичә узды. Чара "Таяну ноктасы" тапшыруыннан башланды, анда шәһәрнең төрле мәгариф учреждениеләрендә, авыл җирлегендә, төрле юнәлешләрдә эшләүче педогог-остазлар катнашты. Аннары мәктәп еллары буйлап сәяхәт иттеләр. Кичәдә балалар өлкәннәр белән бергә башкарган, төрле заманнардагы мәктәп җырлары яңгырады, бу кайчандыр укучы булган һәркемнең күңеленә хуш килде. Бию коллективлары, вокаль ансамбльләр, дуэтлар һәм аерым башкаручылар чыгышлары тәкъдим ителде. Соңыннан үзешчән хор башкаруында “Ашкын,кешем!" җыры яңгырады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
февраль, 2023 ел
җомга

Кече Шыңар авылында  яшәүче Мәхмүтова Мәшүдә Әхәт кызына   2023нче елның 10нчы февралендә 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук   “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Р. да кушылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

    Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә алкалы хоккей буенча  ярышлар үткәрелде. Бозда Шыңар, Тимершык, Югары Кибәхуҗа  авылы уенчылары очрашты. Исәп Шыңар - Тимершык 2:5; Шыңар - Кибәхуҗа 2:6, Тимершык – Кибәхуҗа 1:2 .

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык  җыелышы уздырылды. Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г.  2022 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2023 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар  авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе Садриев Р.А.җәмәгать иминлегенең торышы буенча;  Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы  Галимуллин А.Р.;   Корса урман хуҗалыгы урман мастеры Гилязиев Ф.Т. чыгыш ясадылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

    Олы Шыңар шугалагында  авыл җирлекләре командалары арасында  хоккей буенча  район чемпионатының чираттагы матчы үткәрелде. Бозда Шыңар, Саба, Шекше командалары уйнады. Уен нәтиҗәләре Саба- Шыңар – 10:0, Шекше-Шыңар – 5:1.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар урта мәктәбе базасында “Яшен” оешмасының махсус техникасы ярдәмендә чаңгыда йөрү өчен 3 км озынлыгында юл ачылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

4 гыйнварда Кече Шыңар авылы мәдәният йортында   балалар өчен "Кыш бабайның Кар көртләре" дип исемләнгән чыршы бәйрәме уздырылды. Бәйрәм театр тамашасы белән башланып китте, куяннар балаларны Яңа ел белән котладылар, шулчак Бүре һәм Убырлы карчык пәйда булды һәм төрле маҗаралар башланды. Кыш бабай белән Кар Кызын балалар бик шатланып каршы алдылар һәм аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр . Отышлы лотерея уйнатылды, анда катнашучыларның һәрберсе бүләкләр алды, шулай ук  иң зур приз уйнатылды, ул Шәрәфиев Исламга эләкте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International