ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2022 ел
җомга

Олы Шыңар авыл җирлегенең барлык учреждениеләрендә Яңа елга бәйрәм бизәлеше бара. Олы Шыңар урта мәктәбе территориясен бизәү өчен агачтан ясалган яңа ел фигуралары кулланылды, алар иганәче ярдәме белән ясалган. Иганәче-ПМК ҖЧҖ, директоры Маковеев К. В.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Кече Шыңар мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле кешеләрне  чакырып ял кичәсе үткәрделәр.  Кунаклар төрле конкурсларда көч сынаштылар. Ахырда авыл җирлеге башлыгы бүләкләр тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
декабрь, 2022 ел
җомга

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында,  Олы Шыңар авыл җирлеге инвалидлар Советы рәисе Әхмәтов Р.А. мәдәният хезмәткәрләре белән бергә  балачактан инвалид Мозаффаров Айдар, коляскада утыручы Ибраһимов Илдус һәм Хәйруллин Флоридның,  Касыймов Сәлимгәрәйнең өйләрендә булдылар, аларга  сәламәтлек, куңел тынычлыгы теләп күчтәнәчләр тапшырдылар. Алар очрашуга бик куанып, тормыш хәлләре турында сөйләшеп, бик теләп аралаштылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

26 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган  "Әниемнең игелекле куллары» дигән бәйрәм кичәсе булып узды. Чара әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Кичәгә 50, 55 яшьлек юбиляр әниләрне чакырдылар, бу бәйрәм көнендә аларны ихлас күңелдән юбилейлары белән котладылар, исәнлек-саулык, иминлек һәм бәхет теләделәр. Котлау сүзе белән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А. Г. Гарипов чыгыш ясады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге командасы мини-футбол буенча район чемпионатында даими катнаша. 16 ноябрь көнне команда Мичән авыл җирлеге командасына каршы уйнады һәм 7:8 исәбенә оттырды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кече Шыңар мәдәният йортында " Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабы булып узды. Конкурста  Югары Симет, Мичән, Тимершык һәм Олы Шыңар урта мәктәпләренең әти-әниләре һәм балалары, гаилә ансамбльләре катнашты. Катнашучылар барсы да яхшы чыгыш ясадылар һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Олы Шыңар урта мәктәбенең ата-аналар комитеты  “Иң креатив сыйныф” номинациясендә җиңүче булды. “Иҗади гаилә “ номинациясендә Олы Шыңардан Загидуллиннар  гаиләсе чыгыш ясады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү максатында, су юлларын чистарту, куаклар һәм үсентеләр кисү эшләре башланды. Эшләрне   «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәп каникуллары вакытында Кече Шинар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен "Җырлап үткән җәй"театраль  тамашасын күрсәттеләр. Алар Кече Шинар мәдәният йортында, Яңа Мичән, Югары Симет, Сатыш, Оет авылларында чыгыш ясадылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар авылында яшь белгечләр өчен аренда торагы төзелешен тәмамлау эшләре бара. Эшләрне «Идел»ҖЧҖ башкара.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
октябрь, 2022 ел
җомга

Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре Явлаштау авыл мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлеге һәвәскәр җырчылары катнашында «Җырлыйк, әле!" дигән музыкаль кичә оештырдылар.  Җыр жанрын яратучылар, төрле яшьтәге үзешчән сәнгатьнең актив әгъзалары, тамашачылар белән бергә җыр утравына сәяхәт иттеләр. Программа конкурста катнашучылар белән танышудан башланды. Катнашучылар өч турда ярыштылар, халык җырларын һәм  "уйла- әле" дигән турда  сузтезмәләрдән җырларны танып белделәр.  Чара ахырында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International