Олы Шыңар авыл җирлеге Оет авылы һәм Кече Шыңар авылы зиратларында, су буйларында корыган агачларны, куакларны кисү эшләре башкарылды. Жыелган чүпләр Саба МПП ТКХ АҖ оешмасының махсус техникасы ярдәмендә чүп полигонына чыгарылды.
17 август көнне Кече Шыңар мәдәният йортында студентларның һәм яшьләрнең "Яшьлек- алсу таң" дигән традицион концерт программасы булып узды. Концертта төрле яшьтәге һәм төрле юнәлештәге артистлар катнашты, чөнки бу ел гаилә һәм гаилә кыйммәтләренә багышлана: биючеләр, халык һәм эстрада җырларын башкаручылар, күңелле скетчлар һәм пародияләр. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы яшь парларны котладылар. Тамашачылар "Сөмбел" халык бию коллективының яшь биючеләре, шулай ук «Туган як» вокаль ансамбле һәм аның солистлары башкаруындагы концерт номерларын җылы кабул иттеләр.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Чүп үләннәре чабыла, җыештыру, буяу эшләре башкарыла.
Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә: электр яктырткычлар куелды, тротуар өчен брусчатка җәелә. Эшләрне «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.
Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Дөрестән дә, җәйдән кышка кадәр төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәкләр урамнарны, паркларны бизи, шәһәр һәм авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Олы Шыңар авыл җирлегендә һәрбер оешма үз биләмәсен чәчәк түтәлләре белән бизи, шулай ук шәхси хуҗалыклар да чәчәк утырту белән шөгылләнә.
Мәдәният йорты-барыннан да элек рухи үсеш һәм ял итү урыны. Аның тышкы һәм эчке күренеше кешеләрнең ялын оештыруда зур әһәмияткә ия. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре иртә яздан башлап мәдәният йорты янында төрле чәчәкләр үстерәләр. Кыш көне бу чәчәкләр тәрәзә төбендә урын алалар һәм матурлык бүләк итүләрен дәвам итәләр.
Олы Шыңар авыл җирлеге территориясендә Кече Шыңар авылы Ленин урамында Саба МПП ТКХ АҖ хезмәткәрләре тарафыннан суүткәргеч челтәре ремонтланды.
Олы Шыңар "Эллуки" балалар бакчасы биләмәсендә чәчәкләр яз башыннан алып беренче салкыннар башланганчыга кадәр күп төрле чәчәкләре белән сөендерә.
Олы Шыңар урта мәктәбе биләмәсендәге чәчәк түтәлләрендә төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәкләр бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра.
30 июль көнне ТР Сынлы сәнгать музее хезмәткәрләре районыбызда һөнәрчелекнең һәм кул эшләренең хәзерге хәлен ачыклау максатында Кече Шыңар мәдәният йортында булдылар. Җыелган материаллар буенча 2025 елда Казан шәһәрендә күргәзмә оештырылачак. Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә, Оет авыл клубы хезмәткәрләре кунаклар өчен киез итек кию һәм кәҗә мамыгыннан шәл бәйләү буенча мастер-класслар оештырдылар. Безнең төбәкләр элек-электән шушы һөнәрләр белән дан тотканнар, экспедиция членнарына сөйләрлек һәм күрсәтерлек нәрсәләр күп иде.