ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү максатында, су юлларын чистарту, куаклар һәм үсентеләр кисү эшләре башланды. Эшләрне   «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәп каникуллары вакытында Кече Шинар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен "Җырлап үткән җәй"театраль  тамашасын күрсәттеләр. Алар Кече Шинар мәдәният йортында, Яңа Мичән, Югары Симет, Сатыш, Оет авылларында чыгыш ясадылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар авылында яшь белгечләр өчен аренда торагы төзелешен тәмамлау эшләре бара. Эшләрне «Идел»ҖЧҖ башкара.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
октябрь, 2022 ел
җомга

Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре Явлаштау авыл мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлеге һәвәскәр җырчылары катнашында «Җырлыйк, әле!" дигән музыкаль кичә оештырдылар.  Җыр жанрын яратучылар, төрле яшьтәге үзешчән сәнгатьнең актив әгъзалары, тамашачылар белән бергә җыр утравына сәяхәт иттеләр. Программа конкурста катнашучылар белән танышудан башланды. Катнашучылар өч турда ярыштылар, халык җырларын һәм  "уйла- әле" дигән турда  сузтезмәләрдән җырларны танып белделәр.  Чара ахырында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авылында  яшәүче Яруллина Хәбирә Әсәт  кызына 2022нче елның 17нче октябрендә 95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Минниханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Н. Гайнетдинова тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Х. да кушылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

«Җырлыйк әле!» музыкаль тапшыруының октябрь аенда  укытучылар көненә багышланган  чыгарылышында  Саба районы мәгариф хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар авыл җирлегендә   үзара салым акчасына  Олы Шыңар  авылында балалар мәйданчыгы урнаштырылды. Эшләрне   «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкарды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Олы  Шыңар авылында яшәүче Әхмәтов Рафаил Әхмәт улы һәм Әхмәтова Гөлнур Фәйзрахман кызының бергә яшәүләренә 50 ел тулды. Әхмәтов Рафаил Әхмәт улы –1949нчы елның 20нче августында туган, Әхмәтова Гөлнур Фәйзрахман кызы – 1947нче елның 26нчы сентябрендә туган.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Олы  Шыңар авылында яшәүче Гыйлметдинов Роберт Ким  улы һәм Гыйлметдинова Рәзифә Зиннәт кызының бергә яшәүләренә 50 ел тулды.

Гыйлметдинов Роберт Ким  улы – 1948нче  елның 10нчы февралендә туган  Гыйлметдинова Рәзифә Зиннәт кызы – 1948нче елның 28нче гыйнварында туган.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авыллары тирәсе куаклыклардан чистартылды, ташу сулары агызыр өчен канаулар казылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International