ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авылында  яшәүче Шагиева Асия Галимулла   кызына 2022нче елның 15нче сентябрендә 95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов кушылды.

       Асия апаның 42 ел эш стажы бар, шуның 7 елы – колхозда. Бүгенге көндә кызы Гөлүсә исән – сау, 3 малае инде вафат, 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Олы Шыңар авылында кызы Гөлүсә тәрбиясендә яши.

     “Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы  хезмәтләрен бәяләп  “Фидакарь хезмәт өчен” медале,  Бөек Җиңүнең  юбилей медальләре бирелә.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
август, 2022 ел
чәршәмбе

Август аеның матур бер көнендә Шыңар авылыннан чыккан көрәшчеләр бергә җыйналдылар. Өлкәннәр элеккеге вакытларны искә алып, яшь көрәшчеләргә киңәшләрен бирделәр. Безнең Шыңардан гына татарча көрәш буенча Россиянең спорт мастеры исеменә 5, Татарстанның спорт мастеры исеменә  12 кеше лаек булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
август, 2022 ел
дүшәмбе

27август  көнне Олы Шыңар авылы спорт мәйданчыгында  авыл командалары арасында мини- футбол буенча ярышлар оештырды. Барлыгы 6 команда катнашты: Теләче районыннан   Кибәхуҗа, Казаклар, Иске Җөри,  Саба районыннан Саба,  Шыңар, Тимершык  авылы  командалары.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегендә   үзара салым акчасына  Оет  авылы зиратында хуҗалык кирәк-яраклары өчен корылма эшләнә. Эшләрне  Саба ПМК «Мелиорация” ҖЧҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре төгәлләнде. Кече Шыңар авылында Комсомол урамының 168 м өлеше, Олы Шыңар авылында Такташ урамының 187м, Оет авылында Кооператив урамының  97 м   өлеше ремонтланды. Юл ремонтлау эшләрен «Рамазан» ААҖ оешмасы  башкарды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
август, 2022 ел
сишәмбе

Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" проекты кысаларында  Олы Шыңар авылында кичке уен оештырдылар. Аның максаты-халык традицияләрен саклау һәм дәвам итү. Кичке уеннар-бик күп кешеләрнең исләрендә онытылмаслык һәм якты вакыйга булып саклана.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегендә   үзара салым акчасына  Чулпыч авылы зиратында хуҗалык кирәк-яраклары өчен корылма эшләнде. Эшләрне  Саба ПМК «Мелиорация” ҖЧҖ башкарды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
август, 2022 ел
чәршәмбе

Кече Шыңар авыл мәдәният йортында студентлар һәм яшьләрнең "өйгә юл" дип исемләнгән традицион концерты булып узды. Яшьлек-өметләр һәм ачышлар чоры, ә яшьләр - яңа  идеяләр генераторы. Июль кичәсе көчле энергетика, дәртле биюләр, популяр җырлар белән баетылды. Концертны алып баручылар катнашучыларны "кызыл келәм" буенча үткәрделәр, ул җыр-бию, күңелле конкурслар һәм куренешләр белән тулы сәхнәгә алып барды. Традицион концертта яшь башкаручылар, яшүсмерләр, иҗат коллективлары катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
август, 2022 ел
сишәмбе

1 август көнне Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Олы Шыңар авылыннан Ахунҗановлар нәселе белән берлектә, Бөтендөнья татар конгрессының Vlll съездында катнаштылар, конгресс кунаклары алдында "Казан Экспо"  үзәгендә  "Гасырлар кайтавазы - гаилә тарихында" дигән 3 нче мәйданчыгында чыгыш ясадылар. Коллектив Ахунҗановлар гаиләсе тарихына багышланган музыкаль-әдәби композиция тәкъдим итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

17июль   көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар -  100дән артык кеше җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды,  җәмәгать белән   намаз укылды.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International