Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – бу бәйрәмне һәр гаилә, һәр йорт куанып каршы ала. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре 8 июль көнне шушы уңайдан котлау акциясе үткәрделәр, быел көмеш туйларын билгеләп үткән парларны тәбрикләделәр, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка букеты бүләк иттеләр.
Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш-ул ел саен үткәрелә торган процесс, анда 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге яшьләрне "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы закон белән регламентлана торган мәҗбүри хәрби хезмәткә озаталар. Быел Олы Шыңар авыл җирлеге буенча Гайнетдинов Илгизәр һәм Шәяхмәтов Раил Армия сафларына чакырылдылар. Ә менә дүрт солдат - Хөснуллин Илназ, Мәхмүтов Әлфис, Нәбиуллин Гадел, Гарипов Рафис армия сафларында хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычларын үтәгәннән соң өйләренә кайттылар. Аларны дуслары, туганнары шатланып каршы алды.
Саба район китапханәсе 2021 елдан башлап, чишмәләрне ачыклау һәм саклау, аларның тарихын искә алу, гореф-гадәтләрен яңарту, халыкны чишмәгә җәлеп итү максатыннан, "Саф сулы ямьле Саба" проектын тормышка ашырды. Шул уңайдан 24 июнь көнне Кече Шыңар авылы чишмәсе янында "Җир ананың зәңгәр күзләре"дигән чишмә бәйрәме үткәрелде.
Олы Шыңар авыл җирлеге бюджет оешмалары "Хәтер шәме" акциясендә катнаштылар
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Кече Шыңар авылы халкы җыелып авыл чишмәсе тирәлеген җыештырдылар
12 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды.
4 июнь көнне Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.
Сабантуй-матур һәм күңелле бәйрәм, ул төрле конкурслар, уеннар һәм массакүләм күңел ачуларсыз узмый. 1 июнь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, Олы Шыңар урта мәктәбе белән берлектә балалар сабантуе оештырылды. Бәйрәм бүләкләр җыю һәм актив укучыларны бүләкләү белән башланып китте. Мәйданчыкта балалар өчен кызыклы конкурслар: капчык киеп йөгерү,чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар, һәрберсе приз алды. Балалар Сабантуе бик матур узды, ул һәр елны балалар түземсезлек белән көтеп ала торган матур традициягә әверелде.
16 май көнне Олы Шыңар авылыннан Ахунҗановлар нәселе "Тарихта без эзлебез - Эхо веков в истории семьи" Республика Шәҗәрә фестиваленең Казан шәһәрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында үткәрелгән йомгаклау этабында катнаштылар һәм 1 урынны яуладылар. Сәхнәдә конкурсантлар үз гаиләләренең тарихына багышланган музыкаль композицияләр тәкъдим иттеләр. Ахунҗановлар нәселе тарихында илнең чор вакыйгалары — 1917 елгы революция, репрессия, Бөек Ватан сугышы чагылдырылды... Ахунҗан бабай кибет тота, ат белән йөреп товар ташый. Аның иң саваплы гамәле: ул кешеләргә әҗәткә бирүдән курыкмый. Менә шулай ул авылдашларын ачлыктан коткарып кала...
Нәселдән милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионнары, атказанган артистлар, атказанган урманчылар, шулай ук укытучылар, журналистлар, төрле тармак җитәкчеләре чыккан. Алар үзләренең итекчеләре, шәлчеләре, кул эше осталары белән дә горурланалар. Биючеләр, җырчылар, музыкантлар, гармунчылар чыгышын бөтен зал хуплады.
Театр бинасының фойесында зур күргәзмә эшләде: командалар жюри хөкеменә өчпочмак, бавырсак, чәк-чәк һәм башка кулинар иҗат җимешләрен, һөнәрчелек, кул эшләре буенча эшләнмәләр, нәселдән-нәселгә, кулдан-кулга күчкән борынгы әйберләрне тәкъдим иттеләр. Монда да Ахунҗанныкылар сынатмады, гаиләнең төп ризыгы - зур Казанда ишле гаилә өчен әзерләнгән бәрән итеннән шулпа куйдылар. Авыл каймагы, катык, мичкә тәгәрәткән бәрәңге, тутырма, ит бәлеше, тутырылган тавык, каз, үрдәк; чәй ризыкларыннан - әлбә, кесәл, талкыш кәләвә һ.б. табынның күрке иде.
Олы Шыңар авыл җирлегендә санитар-экология икеайлыгы кысаларында бюджет учреждениеләре белән берлектә агач утырту оештырылды. 46 чыршы үсентеләре, туя, артыш куаклары, алмагач барлыгы 55 агач утыртылды.