30 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында «Яңа ел тылсымлы кичәсе»дип исемләнгән театральләштерелгән бәйрәм узды. Бәйрәм атмосферасы, уңайлы шартлар барлык кунакларны да шатландырды, ә әкият геройларының ихлас уены, күңелле мәзәкләр, елмаюлар бәйрәмне чын-чынлап җылы һәм тылсымлы итте. Кыш бабай белән Кар кызы Тылсымлы капкаларны ачкач, тамашачылар әкияти сәяхәткә киттеләр.
Олы Шыңар авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый. Олы Шыңар балалар бакчасы коллективы үз биләмәсенең бизәлеше буенча Саба районы буенча үткәрелгән Кыш Бабайлар Парадында кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Олы Шыңар авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларны яңа елга бизәү буенча «Иң купшы утар» конкурсы игълан ителгән иде. Үз ихатасында Яңа ел мәйданчыгы бизәлеше өчен Олы Шыңар авылыннан Ахунҗанов Ришат хуҗалыгы Саба районы буенча үткәрелгән Кыш Бабайлар Парадында сертификат белән бүләкләнде.
18 декабрь көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгатьнең актив әгъзасы, халык мәхәббәтенә лаек җырчы Хуҗиәхмәтов Галинур Динмөхәммәт улының 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булып узды. Аның башкаруында һәркемгә дә таныш һәм яраткан җырлар да яңгырады, шуңа күрә зал аңа бик теләп кушылып җырлады. Кичә бер сулышта узды, аны чәчәкләр һәм тамашачылар алкышлары тагын да бизәде, туганнарының һәм якыннарының котлаулары җыр-моң белән үрелеп барды. "Саба чишмәләре" иҗат берләшмәсе җырчылары катнашуы, аларның җырлары һәм котлаулары кичәне тагын да бизәде.
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Инвалидлар ункөнлеге бара. Шул уңайдан 7 декабрь көнне Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәчеләре Олы Шыңар урта мәктәбендә "Бөртекләп җыелган гомер" дип исемләнгән әдәби кафе үткәрделәр. Чара презентация һәм видео белән үрелеп барды.
28 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары буенча "Каз өмәсе"дип исемләнгән фольклор бәйрәме оештырылды.
27 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәдәният йорты, Оет һәм Олы Шыңар китапханәсе белгечләре тарафыннан Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» пьесасы буенча спектакль куелды. Ул музыкаль комедия жанрында куелган. «Нур» халык театрының яшь актерлары менә дигән актерлык, музыкаль һәм бию талантларын күрсәттеләр. Төп герой-Хатирә, ватаннан еракта яшәсә дә, туган телгә, туган җиргә, аның гореф-гадәтләренә тугры калган. Хәтта оныгы Даниярне дә милли гореф-гадәтләр рухында тәрбияләгән, аны чиста татар телендә сөйләшергә өйрәткән. Тамаша чишмә янында бара, спектакль геройлары - яшь кызлар һәм егетләр, чыгарылыш имтиханнарыннан соң биредә очраштылар: шаярталар, бииләр, җырлыйлар, киләчәк турында хыялланалар. Һәм монда....Хәтирә әби «Кыз көткән» кыясының серен ача ... Хәтирә әби образы аша төп идея – хәзерге заман кешеләренең күңелләрендә туган җиргә, туган телгә һәм рухи кыйммәтләргә мәхәббәт уяту кирәклеге чагыла.
Әниләр көне уңаеннан Кече Шыңар авыл мәдәният йортында " Әниләр мәхәббәте безне җылыта» дип исемләнгән әдәби–музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмне алып баручы кунакларны иң изге көн, мәхәббәт, игелеклелек һәм зирәклек бәйрәме белән котлады, соңыннан кунакларны Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы котлады. Балалар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кунакларга дулкынландыргыч шигырьләр һәм җырлар бүләк иттеләр, чәй өстәле артында күңелле конкурслар, сәхнәдә чыгышлар истә калырлык булды һәм катнашучыларның кәефен күтәрделәр.
Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары “ПМК” ААҖ 2400 баш сыер малына исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган сөт комплексына экскурсиягә бардылар. 2 савым сыерлары торагы, 1 яшь бозаулар торагы, 1 тудыру торагы бар. Комплекста 1130 сыер һәм 1086 яшь бозау исәпләнә. Маллар өчен тагын 3 торак төзелеп килә. Комплекста барлыгы 27 кеше хезмәт күрсәтә Экскурсияне сөт комплексы начальнигы Константин Владимирович оештырды. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.
6 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында авыл яшьләре катнашында "Мин бәхетне төшемдә күрдем"дип исемләнгән ретро - концерт булды. Башкаручыларның осталыгы, ярдәмчеллеге һәм кызыксынулары аркасында концерт тамашачылар өчен дә, чыгыш ясаучыларның үзләре өчен дә чын бәйрәм булды. Тамаша чыгышларга бик бай булды, бер сулышта узды. Һәр катнашучы үз иҗаты белән шатлык бүләк итеп, тамашачыларны сөендерде. Концерт офлайн форматта да, онлайн форматта да барды.