ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2021 ел
җомга

25 октябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Алтын көз бәйрәме "Көзге бал" булып узды, укучылар төрле яшелчәләр күргәзмәләре оештырып, үз кул эшләрен якладылар. Көз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, викториналарга җаваплар таптылар. Бәйрәм ярышлар рәвешендә узды, күңелле атмосферада үтте, барысы да канәгать калды. Чара ахырында укучыларга Мактау грамоталары тапшырылды

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегендә   үзара салым акчасына  Чулпыч авылы зиратында чистарту  эшләре бара. Эшләрне «Алмагач»ҖЧҖ башкара

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлегендә  Олы Шыңар авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы  урнаштыру буенча  эш алып бара. Эшләрне «Идел»ҖЧҖ башкара

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар авыл җирлегендә  Олы Шыңар авылында үзара салым акчасына чишмәне төзекләндерү эшләре бара. Эшләрне «Идел»ҖЧҖ башкара

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

1 октябрь-Өлкәннәр көненә карата Кече Шыңар мәдәният йортында "Күңелләр һаман яшь"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Габделхакович өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар  ике командага бүленеп, төрле конкурсларда ярышты. Чара концерт номерлары, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.  Шул ук көнне Оет авыл клубында  "Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрделәр. Бәйрәм башында Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Залда күңелле җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды. 

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
сентябрь, 2021 ел
җомга

18 сентябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты,Оет авыл клубы,Оет һәм Олы Шыңар авыл китапханәсе хезмәткәрләре "Кабак бәйрәме 2021"дип исемләнгән район бәйрәмендә катнаштылар. Кабак турында заманча такмаклар белән чыгыш ясадылар һәм "Агитбригада" номинациясендә 1 урынны яуладылар. "Иң матур фотозона" номинациясендә 3 урын яуладылар. Безнең фотозонда борынгы халык көнкүреше әйберләре, көз фонында борынгы китаплар, ә икенче бер өлеше Халыклар бердәмлеге һәм туган тел елына багышланган иде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

“Саф сулы ямьле Саба”экология проекты кысаларында Оет авылында 2 чишмә төзекләндерелде. “Нуршат” чишмәсен,  Оет авылында туып үсеп , хәзерге вакытта Теләчедә яшәүче Йосыпов Нуршат эшләде. Бу чишмә аның туган нигезенә якын, бакча башларыннан гына агып ятучы чишмә. "Тау чишмәсе"н төзекләндерүдә барлык авыл халкы катнашты  дисәң дә була. Тәлгат Габделбәров, Рифкат Хәбибрахманов, Тәлгат Фәхертдинов, Хәнәфиев үзләреннән зур өлеш керттеләр. -  Әле тергезәсе чишмәләребез тагын бар, - диләр Оетлылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар  урта мәктәбендә   бу уку елында 85 укучы  белем алачак, 1нче сыйныфка 8 бала керде. 2021 елда “Таяну ноктасы” программасы буенча химия, биология, физика кабинетларына капитал ремонт ясалды, җиһазландыру эшләре бара, инвалидлар өчен уңайлы мохит тудыру программасы буенча мәктәпкә һәм балалар бакчасына керү юллары эшләнде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

6 нчы сентябрь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык  җыелышы уздырылды.  Җыелышта   Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Раис Нургали улы,    Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рахимҗан улы, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вольфсон Илья Святославович катнашты.   Олы Шыңар авыл җирлеге үзидәрәсенең 2016 – 2021  еллар аралыгында  эшләгән эшләренә хисап һәм 2022 елга үсеш планнары турында авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. сөйләде. Йомгаклау сүзе белән Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы чыгыш ясады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

1 сентябрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка булып узды. Укучыларга һәм укытучыларга котлау сүзләре белән мәктәп директоры Р. Г. Мөбарәков,район хакимиятеннән вәкил – Галиев А.Т., Саба район мәгариф бүлеге методисты Һадиева Г. Ш., «Туган Як» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Мөхәммәтов И. Ш., җирлек башлыгы А. Г. Гарипов, имам-хатыйб Мөхәммәтгалиев И. Ф. мөрәҗәгать иттеләр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International