"Авылым кичләре"проекты кысаларында урам чаралары дәвам итә. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Шыңар авылында яшәүчеләр өчен, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор, халык гореф-гадәтләрен өйрәнү, файдалы ял итү максатыннан, кичке утырулар оештырдылар.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү, иске торакларны сүтү эшләре даими алып барыла. Олы Шыңар авылы Ленин урамында 18 йорт сүтелә башлады.
16 август көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында ике укучыга, спонсор –«Туган Як» ҖЧҖ биргән сертификатлар тапшырылды.
8 август көнне Кече Шыңар һәм Олы Шыңар авылының талантлы яшьләре Явлаштау авылында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Бу көнне кичке авыл матур җырларга, шат авазларга күмелде
31 июль көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре студентлар һәм яшьләрнең « Яшьләр белән тормыш ямьле» дип исемләнгән традицион концерты оештырдылар. 15 нче юбилей концерты узган авыл мәдәният йорты территориясе актив һәм шат күңелле кешеләрнең кечкенә иленә әверелде. Бәйрәмгә барысы да кушылды: яшь малайлар һәм кызлар, яшьләр дә, үзләрен яшь дип санаучылар да.
31 июль көнне Оет авылында Ильназ һәм Альбина Хәнәфиевларның "Җырлыйм туган якта"исемле урам концерты булып үтте. Программада Ильназ-Альбина Хәнәфиевлар, Алинә Сафиуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Наиль Табанаков, Эвелина Абдуллина, гармунчы егет Айнур Латыйпов, биюче кыз Инзилә Миннихановалар чыгыш ясадылар.
«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Яңа Мичән авылы янында 500 га мәйданлы сугарыла торган җиргә су сиптерү өчен насос станцияләренә капиталь ремонт " проектын тормышка ашыру Тулушка торак пункты янында Олы Шыңар һәм Иске Мичән авыл җирлекләрен тоташтыручы күпер төзү белән тәмамланды.
Кече Шыңар авылы чишмә буенда “Эллүки” балалар бакчасы коллективы, балалар, әти-әниләр,мәдәният йорты, авыл халкы белән берлектә, Шыңар авылы халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын искә алу уңаеннан “Челтер чишмә” бәйрәмен оештырды. Бу бәйрәм “Самавыр агарту”, “Җиләк җыю”, “Күкәй җыю”, “Сабантуйга бирнә җыю” йолаларын үз эченә алды.
Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре бара. Кече Шыңар авылында Комсомол урамының 186 м өлеше, Олы Шыңар авылында Муса Җәлил урамының 181м, Оет авылында В.Хаҗиев урамы 107 м, өлеше ремонтлана. Юл ремонтлау эшләрен ООО «Мелиорация –Сервис» оешмасы башкара.
Кече Шыңар мәдәният йортының "Мирас" фольклор коллективы Азнакай шәһәрендә үткән төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен - 2021" халыкара фестивалендә уңышлы чыгыш ясады, диплом һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде