13 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды.2021 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча Кыр батыры итеп “Туган як” җәмгыяте механизаторы Варламов Николай билгеләнде,аңа тәкә бирелде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды.Халык бик күп җыйналган, бер-бер артлы уеннар үткәрелә - татарча көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, авыш баганада йөрү, колгага менү,чүлмәк вату, утын кисү, капчык сугышы - бүләкләр дә бик мулдан булды. Бәйрәмдә авылдашыбыз, спорт министрының 1 нче урынбасары Хәлил Хәмитович Шәйхетдинов та катнашты.
Кече Шыңар авылында аренда йортларына элемтә һәм телевидение кабелләре кертелә башлады.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Олы Шыңар авылында “Харам” кибетенең бинасына ремонт ясала башлады.
2021 елның 1 июнь көнне Оет авылында яшәүче Сөләйманов Рәүф Соләйман улына 90 яшь тулды..
27 май көнне Кече Шыңар мәдәният йортында " Мин яшим, диеп, яшә!" дип исемләнгән кичә булды. Авыл халкы, балалар кунак - шагыйрә Илмира Гыймаева белән очраштылар. Шат күңелле, позитив хатын-кыз үзенең оптимизмы һәм энергетикасы белән таң калдыра. Ул- бик күп популяр җырлар авторы.
21 май көнне Кече Шыңар мәдәният йортында "Вакыт безне сайлады" дип исемләнгән патриотик кичә оештырылды, анда кайчандыр Әфганстанда хезмәт иткән Илдус Ибраһимов һәм аның сугышчан дуслары катнашты.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Чүп үләннәре чабыла, чишмәләр чистартыла.
8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинглар Олы Шыңар һәм Оет авылларында үткәрелде. Авылдан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр, Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен тотып Үлемсез полкта катнашучылар колоннасы узды. Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды
Олы Шыңар авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын һәм тыл ветераннарын Җиңү көне белән котладылар . Аларга Татарстан Республикасы Президенты һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Май бәйрәмнәре вакытында Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендәге зиратларда өмәләр үткәрелде. Авылларда яшәүчеләр дә, авылларга кайткан кунаклар да актив катнашты.