Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Чүп үләннәре чабыла, чишмәләр чистартыла.
8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинглар Олы Шыңар һәм Оет авылларында үткәрелде. Авылдан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр, Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен тотып Үлемсез полкта катнашучылар колоннасы узды. Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды
Олы Шыңар авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын һәм тыл ветераннарын Җиңү көне белән котладылар . Аларга Татарстан Республикасы Президенты һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Май бәйрәмнәре вакытында Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендәге зиратларда өмәләр үткәрелде. Авылларда яшәүчеләр дә, авылларга кайткан кунаклар да актив катнашты.
Олы Шыңар авыл җирлегендә “Агач утырту көне” акциясе барышында чыршы үсентеләре утыртылды
Олы Шыңар авыл җирлегендә тирәлекне чистарту буенча өмәләр дәвам итә, куаклар һәм үсентеләр кисү эшләре алып барыла.
Олы Шыңар авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар . Толларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
24 апрель көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә өмә оештырылды. Бюджет учреждениеләре үз участокларын чистарттылар, баганалар агартылды.
10 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Туган телемдә былбыл сайратам"дип исемләнгән зур тематик концерт булып узды. Концерт "Мирас" фольклор коллективы чыгышында, "Шәл өмәсе"халык йоласын күрсәтү белән башланып китте. Авыл үзешчәннәре әзерләгән чыгышларны, төрле милләт, төрле буын вәкилләре башкаруындагы җыр-биюләрне көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Олы Шыңар авыл җирлегендә язгы су басуга каршы чаралар эшләнде, суүткәргеч торбалар кардан, боздан чистартылды, канаулар казылды.