ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

      «Чиста чишмә» акциясе чишмәләрне чиста суның мөһим чыганагы буларак сакларга чакыра. Ул һәр кешенең табигатьне саклау өчен җаваплылыгын аңлавына һәм су ресурсларына сакчыл каравына юнәлдерелгән. «Чиста чишмә» акциясендә катнашып,Кече  Шыңар авылы Чишмә урамында яшәүчеләр Чишмә яр буйларын чистарттылар,  шуның белән авылның барлык халкы һәм чишмә суыннан файдаланучы читтән кайткан кешеләр  өчен игелекле эш эшләделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Кече  Шыңар авылында Кооператив урамында  "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләрен Саба районы РСУ идарәсе  башкара.  

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

22
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортының "Мирас" фольклор коллективы Ульяновск өлкәсенең Павловка бистәсендә уткәрелгән унынчы "Идел буе тирәлеге" Бөтенроссия милли мәдәниятләр фестивалендә катнашты һәм  Диплом белән бүләкләнде. Биредә вокал, хореография коллективлары, декоратив - гамәли иҗат осталары, төрле юнәлештәге һөнәрчеләр җыелган иде.  Икенче көнне Саба районының иҗат коллективы Морат авылы тамашачылары алдында чыгыш ясады. Һәр чыгышны алкышлар белән каршы алдылар, рәхмәт һәм ихтирам сүзләре җиткерделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

        Олы Шыңар авыл җирлеге Оет авылы зиратында “Трансагрокорм” ҖЧҖ оешмасы корыган агачларны, куакларны  кисү  эшләрен башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
июнь, 2024 ел
якшәмбе

29 июнь көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар  җыйналды. Мәҗлестә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды,  җәмәгать белән  намаз укылды.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

23 июньдә Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Мирас" фольклор коллективы белән берлектә Казан сабантуенда катнаштылар, йон җеп җегерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Кабага бәйләп куелган йоннан орчык ярдәмендә җеп җегерләп, шул җептән оекбаш, бияләй, шарфлар бәйләп булуы турында сөйләделәр. Сабантуй кунаклары  зур кызыксыну һәм игътибар белән осталарның  куллары астыннан нәзек йон җепнең ничек сузылуын күзәтеп тордылар, аннары үзләре бу һөнәрне үзләштереп җеп җегерләп карадылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә әйләнә-тирә мохитне чистарту максатында чүп үләннәрен чабу  даими алып барыла.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Олы Шыңар урта мәктәбе базасында эшләп килүче “Дуслык” лагерена йөрүче балалар белән Саба районы китапханәсенә һәм Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендәге “Гаилә” паркына экскурсия оештырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кече Шыңар мәдәният йортында җәйге каникуллар вакытында балалар белән эш план буенча алып барыла. 11 июньдә "Күңелле каникуллар"уен программасы узды. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафеталар белән кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча ярыштылар.12 июньдә Олы Шыңар авыл китапханәсе балалар өчен “саф һавада китап  уку”ны оештырды. 13 июньдә "Әдәби алан" проектында катнашучылар өчен балавыздан шәмнәр ясау буенча мастер-класс уздырылды. Катнашучылар матур шәм ясарга өйрәнделәр.14 июньдә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә  «Җыр дусларын җыя » дип аталган балалар концерты оештырдылар. Аерым җырчылыр, хор белән җырлау, биюләр белән чыгыш ясадылар.15 июньдә «Бүген сәламәт булу - модалы һәм абруйлы» дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә барышында ни өчен хәзерге җәмгыятьтә сәламәт булу модалы һәм дәрәҗәле булуы турында фикер алыштылар. 18 июньдә Олы Шыңар авыл  китапханәчесе яшь укучыларны яңа китаплар  белән таныштырды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
июнь, 2024 ел
җомга

14 июньдә Саба муниципаль районы Олы Шыңар авыл җирлегенең административ бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Кадыйров Булат Илдар улы гражданнарны кабул итте. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International