ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

21 март көнне Кече Шыңар мәдәният йортында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән  -  бәйрәм хуҗалары “Нәүрүз” һәм «Кояш» чакырылган иде. Кыш һәм Кыш Бабай Язга үз хокукларын бирергә теләмәде, шулай да Нәүрүзбикә җиңде. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында тәмле чәй эчтеләр, барысын да коймак һәм ботка белән сыйладылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кече Шыңар мәдәният йорты иҗат коллективлары "Торсак та без төрле җирләрдә, без яшибез татар илендә"район конкурсының зона этабында катнаштылар һәм түбәндәге номинацияләрдә чыгыш ясадылар: бию( Уйгыр халык биюе, "Дуслык" бию композициясе), вокал (Әхмәтова Рамилә һәм Камиләнең"Карауҗа авылы көе" вокаль дуэты), фольклор ("Мирас" фольклор коллективы, "Шәл өмәсе" халык йоласы), сәнгать ("Сердәш" иҗат коллективы, "Шәһри Болгар" сәнгать композициясе).

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

12-13 март көннәрендә Казан шәһәрендә  Көрәш буенча Россия Беренчелегенә, 14 март көнне Сумо көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенә ярышлар  булып узды. Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы Артем Варламов Корэш буенча 75 кг авырлык категориясендә 1 урын, Сумо буенча 70 килограммнан югары  авырлык категориясендә 1 урын яулады. Тренеры – Набиуллин Илфат Нәҗип улы.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
март, 2021 ел
чәршәмбе

6 март көнне Кече Шыңар мәдәният йортында  " Их, нинди хатын-кызлар! дип аталган кичә оештырылды. Чара Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы һәм "Туган як" ҖЧҖ җитәкчесенең котлау сүзләре белән башланып китте. Авыл хатын-кызлары өчен бәйрәм чарасы зур бүләк булды, алар үз адресларына бик күп җылы сүзләр ишеттеләр, кызыклы конкурсларда катнашып, кәефләрен  күтәрделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7 март  көнне Олы Шыңар урта мәктәбе  спорт залында Авыл җирлеге беренчелегенә баскетбол буенча авыл командалары арасында ярышлар оештырылды. Барлыгы 5 команда катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Мамадыш шәһәрендә 2007-2008 елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы Артем Варламов 75 кг авырлык категориясендә 2 урын яулады. Тренеры – Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
февраль, 2021 ел
шимбә

Кече Шыңар мәдәният йортында Татарстан Республикасының һәм Башкортостан Республикасының халык артисты, Россиянең атказанган артисты – Салават Фәтхетдинов концерты булды.Бу концертны авылдашларга якташыбыз Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов бүләк итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2021 елда Олы Шыңар почта бүлекчәсе ремонтланган яңа бүлмәгә күчте.

Безнең биләмәдәге халыкка бер почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Оет һәм Чулпыч авылларына күчмә почта хезмәте күрсәтелә. Ай саен халыкка пенсия, пособие, вакытлы матбугат, субсидияләр таратыла һәм  газ, электр, телефон, коммуналь хезмәтләр өчен акча җыела. Вакытлы матбугатка Шыңарда 426 абунәче 67 төрле газета һәм  журналларга, Оет ягында  260 данә газета-журналларга язылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Чал тарихлы Шыңар ягы" дип аталган очрашу кичәсе авылдашларны,  авылдан читтә яшәп төрле тармакларда хезмәт куйган, лаеклы исемнәр алган авылдашларны, элеккеге җитәкчеләрне, авылдашларына төрле яклап ярдәм итүче кешеләрне тагын очраштырды. Кичә «Буыннар чылбыры» дип аталган әдәби - музыкаль композиция белән башланып китте, кайткан кунаклар, элеккеге җитәкчеләр  чыгыш ясады , алар үзләренең хис-кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
февраль, 2021 ел
шимбә

Оренбургта 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Барлыгы 13 регионнан 380 кеше катнашты. Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы Азалия Семенова 69 кг авырлык категориясендә 1 урынны яулады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International