ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

14 февраль көнне, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның истәлекле датасында, Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, ВУС хезмәткәре , мәктәп укучылары Раилә апа Зиннәтуллина яши торган Чулпыч авылында булдылар. Аның улы Зиннатуллин Илфат Якуп улы Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була. Шул ук көнне Олы Шыңар авылында яшәүче, Әфганстан сугышында катнашкан Ибраһимов Илдус Хәниф улы янына өенә бардылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
февраль, 2021 ел
шимбә

5 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык  җыелышы уздырылды.

 Олы Шыңар авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре; авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г.  2020 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм 2021 елга үсеш планнары турында; Россия эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегенең Олы Шыңар  авыл җирлеге буенча участок вәкаләтлесе Садриев Р.А.җәмәгать иминлегенең торышы буенча;  Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы  Галимуллин А.Р.;  Саба районы ветеринария табибы Павлов С.В.; участок урманчысы Гилязиев Ф.Т.; «Россельхозбанк “ ның өстәмә офисы  начальнигы Билалова Р.К. чыгыш ясадылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

28 гыйнвар көнне Саба район мәдәният йортында яшьләр өчен «Татьяна көне» дигән күңел ачу программасы булып узды. Программа Олы Шыңар, Явлаштау һәм Байлар Сабасы командалары арасында төрле күңелле конкурслар белән дәвам итте

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар шугалагында  авыл җирлекләре командалары арасында алкалы хоккей буенча  район чемпионатының чираттагы матчы үткәрелде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

16 гыйнварда Оет авылында яшәүче Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызына   104 яшь тулды. Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов М.Р.,  Саба районы администрация җитәкчесе Каримов М.Р.,  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте директоры Мехәмәтов И.Ш.  Хәкимә апаны туган көне белән котладылар

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

2020 елда Олы Шыңар авыл җирлегендә күп үзгәрешләр булды. Авыл җирлеге администрация бинасы төзелде, Шыңар мәдәният йортында капиталь ремонт ясалды, яшь белгечләр өчен 7 аренда йорты төзелде. 13 гыйнвар көнне Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннеханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов катнашында  яңа биналарны карау үткәрелде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

“Туган Як” ҖЧҖнең хуҗалык остаханәсендә авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау эшләре бара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Шыңар авыл җирлегендә  Олы Шыңар авыл зираты территориясен чистарту эшләре башланды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә авыл юлларын кардан чистарту “Туган Як” җәмгыяте техникасы ярдәмендә башкарыла. Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылы урамнары  даими рәвештә кардан чистартылып тора.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кече Шыңар авылында Мирная урамында  "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча торак төзелеше бара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International